Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Герчеләр турниры республикада таныла

Тарихи гореф-гадәтләрне саклауның бик күп алымнары һәм мөмкинлекләре бар. Спорт чараларын оештыру - шундый алымнарның берсе. Гер күтәрүне спортның күптәнге төре дисәң дә була, шул ук вакытта ул әле яшь тә. Патша Россиясендә циркта чыгыш ясаучы баһадирлар берәр потлы герләрне кулларында йомгак кебек уйнатып кына йөрткәннәр. Тормышка кереп киткән кайсы...

Тарихи гореф-гадәтләрне саклауның бик күп алымнары һәм мөмкинлекләре бар. Спорт чараларын оештыру - шундый алымнарның берсе.

Гер күтәрүне спортның күптәнге төре дисәң дә була, шул ук вакытта ул әле яшь тә. Патша Россиясендә циркта чыгыш ясаучы баһадирлар берәр потлы герләрне кулларында йомгак кебек уйнатып кына йөрткәннәр.

Тормышка кереп киткән кайсы гына гадәтне яки йоланы алма, ул аны үстерүгә зур өлеш керткән мәгълүм бер кеше, шәхес белән бәйле була. Т.Г.Биккениев гер спорты турнирларын уздыруга нигезне Биектау районы хакимияте аппараты җитәкчесе булып эшләгән вакытта ук сала.

2011 нче елның 10 декабрендә "Биектау" универсаль спорт комплексында гер спорты буенча СССРның спорт мастеры, Россия һәм Татарстан Республикасы чемпионы Таһир Газыйм улы Биккениев истәлегенә
XIV нче Ачык республика турниры узды.

Әлеге ярышта Татарстан Республикасының Арча, Зәй, Актаныш, Биектау, Яңа Чишмә, Кукмара, Мамадыш, Питрәч - барлыгы сигез районыннан, шулай ук Яр Чаллыдан һәм Казаннан спортчылар катнашты. Катнашучылар йөзләп булды.

Турнир тантаналы ачылыштан башланды. Анда Биектау муниципаль районы башлыгы Р.Г.Кәлимуллин, Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Р.Ә.Зәйнуллин, ТРның Яшь-ләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Х.Х.Шәйхетдинов, ТРның Гер спорты федерациясе вице-президенты, "Птицепром" ачык акционерлык җәмгыяте директоры М.Ш.Алиев, "Көрәш сарае" генераль директоры урынбасары Ф.С. Шәйхетдинов, Т.Г.Биккениевнең улы И.Т.Биккениев, Гер спорты федерациясенең башкаручы директоры Р.Ф.Таһиров катнашты.

Дәрәҗәле кунаклар, спортка гашыйк Таһир Биккениевне җылы сүзләр белән искә алып, матур теләкләрен белдерделәр, спортчыларга уңышлар, ярышларда җиңеп чыгуларын теләделәр. Катнашучылар, кунаклар һәм тамашачыларның күңелләрен күтәреп, спортчыларны җиңүгә рухландырып, Дөбъяз музыка мәктәбенең "Аяз" вокаль ансамбле чыгыш ясады.

Ярышларның баш судьясы, халыкара категорияле судья Фоат Гарифуллин турнирны уздыру шартларын һәм кагыйдәләрен аңлатты. Һәм мактау пьедесталының югары баскычын яулау өчен киеренке көрәш башланды.

Реклама

Арча һәм Мамадыш районнары спортчылары яхшы әзерлекле булуларын күрсәттеләр, алар сигез тапкыр призлы урыннарны яуладылар. Биектау районының яшь спортчылары А.Гыйлаҗев (48 кг-лы үлчәү категориясе - 30 тапкыр күтәрде) һәм А.Хәкимҗанов (53 кг-лы үлчәү категориясе - 107 тапкыр күтәрде) ярышның көмеш призерлары булдылар. Ике спортчы да тренер-укытучы В.Ф.Назаров җитәкчелегендә Биектау районының балалар-үсмер-ләр спорт мәктәбендә шөгыльләнәләр. Өлкән спортчылар арасында яхшы нәтиҗәгә Арчадан герче Ф.Һадиев иреште - 85 кг-нан артык авырлыкта, герне 115 тапкыр күтәрде. Ул - 2010 нчы елда Барселонада дөнья Чемпионатының көмеш призеры һәм
2011 нче елда Афинада дөнья Чемпионатының бронза призеры.

Барлык җиңүчеләр һәм призерлар тиешле дәрә-җәдәге медальләр, дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләк-ләнделәр.

Турнирда катнашучылар алдында Таһир Газыймовичның улы Илшат Биккениев чыгыш ясады. Ул район хакимиятенә, ярышларны оештыручыларга, иганәчеләргә, җанатарларга һәм катнашулары өчен спортчыларга ихлас рәхмәтен белдерде.

Илшат, турнирны оештыруга үзеннән зур өлеш кертеп, әтисенең истәлеген изге саклавын күрсәтте.

Турнир дәрәҗәле булды: катнашучылар әзерлекле, күрсәткечләр югары, көндәшлек зур. Кызыклы, истә калырлык, йотлыгып карый торган тамаша спорт сөючеләргә матур тәэсирләр бүләк итте.

Киләсе елда XV нче юбилей турниры булачак һәм герчеләр алдына инде бүгеннән үк катлаулы бурычлар куела. Гер спорты - көчле кешеләр спорты. Элек- электән төрле милләт халыклары көчле рухлы һәм физик яктан нык, чыныккан кешеләрне хөрмәт иткәннәр.

Т.ГОБӘЕВА, балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры урынбасары.

Рәсемнәрдә: герчеләр турнирында.

А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев