Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Чын егетләр Сабантуйларда, бәйгеләрдә бил алышып үсә

Суыксу мәктәбендә милли көрәш буенча 29 гыйнварда 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче күренекле якташыбыз Фидаил Сираҗиев (Раббани) призына турнир үткәрелде. Көрәшчеләрне сәламләргә район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да килде. Суыксу мәктәбенең спорт залына районның 11 мәктәбеннән әзерлекле командалар килде. Күрше Яшел Үзән һәм Әтнә районнарыннан да кунаклар бар иде. Бу көнне...

Суыксу мәктәбендә милли көрәш буенча 29 гыйнварда 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче күренекле якташыбыз Фидаил Сираҗиев (Раббани) призына турнир үткәрелде. Көрәшчеләрне сәламләргә район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да килде.

Суыксу мәктәбенең спорт залына районның 11 мәктәбеннән әзерлекле командалар килде. Күрше Яшел Үзән һәм Әтнә районнарыннан да кунаклар бар иде. Бу көнне батыр исеменә 130 көрәшче дәгъва белдерде.

Беркемгә дә сер түгел, һәр спортчы теләсә кайсы ярышка җиңү яуларга дигән максат белән килә. Шуңа күрә көрәш келәмендә беренче минутлардан ук зур киеренкелек хөкем сөрә. Хуҗаларга бигрәк тә авыр, чөнки аларның үзләрен көчле команда итеп тә күрсәтәселәре килә, шул ук вакытта кунакчыллык кагыйдәләрен дә онытырга ярамый. Суыксу егетләре бу теләкләрнең бер-берсенә комачауламавын расладылар. Биредә кунакларны яхшы итеп, якты чырай белән каршыладылар, тиешле шартлар тудырып, бәйгене югары дәрәҗәдә оештырдылар. Ә инде келәмгә чыккач, гадел көрәштә җиңү яуларга омтылдылар.

Яшь көрәшчеләр 11 үлчәү төркемендә бил алыштылар. Аларның һәркайсында да призерлар арасында суыксулылар бар иде. Ә 80 килограммлы авырлык төркемендә алар Мактау пьедесталының бөтен баскычларын биләделәр. Җиңү-челәр арасында  - Рүзәл Сафин, Ислам Амревҗанов, Алмаз Сәгъдиев. Башка төр-кемнәрдә беренче урыннарны Зөфәр Закиров, Булат Минуллин, Инсаф Гыйниятуллин, Фәрхәд Закиров яулап алдылар. 13 призлы урын Суыксу командасына лаеклы һәм ышанычлы җиңү китерде.

Унбиш яшькә кадәрге үс-мерләр арасында Дөбъяздан Ришат Гобәйдуллин, Ямаширмәдән Альмир Гыйниятуллин, Айрат Сибгатуллин һәм Динар Акберов, Алан-Бәксәрдән Геннадий Хаджикулиев яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Көрәшчеләрнең өлкәнрәк төркемендә Олы Битаманнан абыйлы-энеле Фирдүс һәм Рамил Габдрахмановлар үз үлчәү категорияләрендә беренче һәм икенче урыннарга чыктылар.

Судьялар коллегиясе икенче урынны Ямаширмә командасына бирде, ә өченче урынны Олы Битаман һәм Алан-Бәксәр егетләре бүлеште.

Милли көрәш - егетләрнең яраткан спорт төре. Һәр авыл җирлегендә диярлек район данын республика һәм Россия турнирларында яклаган һәм яклаучы күренекле көрәшче-ләр бар. Яшь буын алар тәҗрибәсен өйрәнеп, күреп үсә. Шуңа күрә күренекле якташ-көрәшчеләребез призларына уздырыла торган турнирларның яшь батырлар тәрбияләүдә әһәмияте бик зур.

Сания ШАКИРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев