Безнекеләр алда
Шахмат һәм шашка буенча Р.Г.Нәҗметдинов истәлегенә Татарстан Республикасының ачык беренчелеге Биектауда узды. Анда Татарстанның 19 төбәгеннән 60 спортчы, шулай ук Чувашия командасы катнашты. Биектау шахматчылары һәм шашкачылары да читтә калмадылар. Шахмат бәйгесендә беренче урынны Биектау районы вәкиле Гарун Нуриев алды. Икенче урында - Яшел Үзән районыннан Дмитрий Оспенников, өченчедә -...
Шахмат һәм шашка буенча Р.Г.Нәҗметдинов истәлегенә Татарстан Республикасының ачык беренчелеге Биектауда узды.
Анда Татарстанның 19 төбәгеннән 60 спортчы, шулай ук Чувашия командасы катнашты. Биектау шахматчылары һәм шашкачылары да читтә калмадылар. Шахмат бәйгесендә беренче урынны Биектау районы вәкиле Гарун Нуриев алды. Икенче урында - Яшел Үзән районыннан Дмитрий Оспенников, өченчедә - Казаннан Павел Торопов. Шашка буенча җиңүче Биектау уенчысы Ленар Минҗанов. Интеллектуаль ярыш буенча 1 нче һәм 2 нче урыннарны якташларыбыз Гарун Нуриев белән Павел Иванов яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев