Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Безнең девиз: “Бер генә көн дә спортсыз узмасын!”

Сәламәтлеккә дөрес караш тәрбияләү укыту-тәрбия барышында катнашучыларның барысын да сәламәт яшәү рәвешенә өйрә-түне, хәрәкәт активлыгын үстерүне һәм сәламәтлекне саклый торган шартларны тәэмин итүне күздә тота. Балалар, укытучылар, бөтен мәктәпнең сәламәтлеге - гомуми белем бирү учреждениесе эшенең нәтиҗәлелеген бәяләүнең төп нигезләреннән берсе. Безнең Чыпчык мәктә-бендә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен...

Сәламәтлеккә дөрес караш тәрбияләү укыту-тәрбия барышында катнашучыларның барысын да сәламәт яшәү рәвешенә өйрә-түне, хәрәкәт активлыгын үстерүне һәм сәламәтлекне саклый торган шартларны тәэмин итүне күздә тота.

Балалар, укытучылар, бөтен мәктәпнең сәламәтлеге - гомуми белем бирү учреждениесе эшенең нәтиҗәлелеген бәяләүнең төп нигезләреннән берсе.

Безнең Чыпчык мәктә-бендә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган. Бездә спорт залы, уеннар мәйданчыгы, баскетбол мәйданы, гимнастика шәһәрчеге, озынлыкка һәм биеклеккә сикерү секторы бар. 2013-2014 нче уку елында мәктәп территориясендә тагын ике спорт объекты төзелде.

Узган көздә хоккей тартмасы корып куелды. Кышка кергәндә укытучылар һәм укучылар бергәләп шугалак ясадылар. Әлеге шугалактан кыш буена укучылар гына түгел, ә бәлки авыл яшьләре дә, өлкәннәр дә файдаланды. Ял көннәрендә гаиләләре белән йөрделәр. Актив ялның бу төренә табиблар да өстенлек бирә. Тимераякта шуу, беренчедән, мускулларны ныгытса, икенчедән, организмның гомуми сыгылмалылыгы арта, калория күп сарыф ителгәнлектән, гәүдә формасы да үзгәрә. Өченчедән, организмның салкын тиюдән башлана торган авыруларга каршы тору көче һәм хәрәкәтчәнлеге арта. Көн саен 20-30 минут тимераякта шуып алу сулыш юллары һәм йөрәк авырулары куркынычын киметә. Спортның бу төре организмны ныгыта һәм монысы укучылар өчен бигрәк тә мөһим.

Ә күптән түгел бездә мини-футбол кыры барлыкка килде. Укучылар мәйдан ачылу белән үк футбол уйнарга керештеләр. Алар моны бик озак көттеләр. Хәзер безнең мәктәптә спортта югары күрсәткечләргә ирешү өчен барлык шарт-лар бар.

Укучылар, укытучылар һәм авыл яшьләре исеменнән мини-футбол кыры ясатулары өчен Биектау муниципаль районы хакимияте башлыгы Рөстәм Галиуллович Кәлимуллинга, әлеге спорт объектларын салуда зур тырышлык күр-сәтүе өчен Чыпчык авыл җирлеге башлыгы Илшат Рәфикович Җиһаншинга зур рәхмәт белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев