Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

«Беренчеләр хәрәкәте» ГТО нормалары тапшырды

Районның «Беренчеләр хәрәкәте» әгъзалары Биектау спорт комплексында ГТО нормалары тапшырдылар.

Чараның спорт ярышларына багышланган өлеше башланыр алдыннан укучылар үзара тәҗрибә уртаклаштылар, хәрәкәтнең эшчәнлеге турында фикер алыштылар. Соңыннан балалар үзләренең спорт осталыкларын күрсәттеләр, озынлыкка сикерүдә, кулларга таянып, идәннән гәүдәне күтәрүдә, эстафета форматында ГТО нормативларын уңышлы үтәделәр. 10 февральдә хәрәкәт әгъзалары «Россия чаңгы юллары-2024» ярышларында катнашачак. Моннан тыш, аларны тагын бер үзләре сайлап алган сынау көтә. Алты төр  сынауны уңышлы үткәннән соң аларга ГТО билгесе тапшырылачак.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев