Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

“Байтик”та Сабантуй

Агымдагы елның 11 нче августында "Байтик" сәламәтләндерү лагеренда Биектау муниципаль районының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге Бөтенроссия Физкультурачы көненә багышланган "Сабантуй" уздырды. Әлеге чара балаларның сәламәтлеген ныгыту, спортка физик яктан әзерлеген яхшырту, актив ял оештыру, физик культура һәм спортны пропагандалау максаты белән уздырылды. Анда "Байтик" сәламәтләндерү лагеренда ял итүче балалар...

Агымдагы елның 11 нче августында "Байтик" сәламәтләндерү лагеренда Биектау муниципаль районының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге Бөтенроссия Физкультурачы көненә багышланган "Сабантуй" уздырды.

Әлеге чара балаларның сәламәтлеген ныгыту, спортка физик яктан әзерлеген яхшырту, актив ял оештыру, физик культура һәм спортны пропагандалау максаты белән уздырылды. Анда "Байтик" сәламәтләндерү лагеренда ял итүче балалар катнашты.
"Сабантуй"ны шушы балалар отрядлары белән таныштырудан башлап җибәрделәр. Алар барлыгы 10. Районның балалар-үсмерләр спорт мәктәбе завучы Татьяна Геннадьевна Физкультурачы көненең барлыкка килү тарихы турында сөйләде.
Аннары балалар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Сабантуй программасына аркан тартышу, зур итекләр киеп йөгерү, чүлмәк вату, күңелле су ташулар, капчык киеп, йомырка салынган кашыкны авызга кабып йөгерү кебек хәрәкәтчел уеннар кертелде. Бер сүз белән әйткәндә, чын Сабантуй программасы. Ял итүче балалар аларның барысында да бердәм катнаштылар һәм призлар оттылар. Махсус мәйданчыкта волейбол да уйнадылар. Анда җиңүчеләрне грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән билгеләп үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев