Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

“БАЙТИК”ТА ИНВАЛИДЛАРНЫҢ СПОРТ ФЕСТИВАЛЕ

"Байтик" сәламәтләндерү лагеренда ТР инвалидлар фестивале узды. Монысы юбилейлы фестиваль, беренчесен уздырган көннән соң 20 ел вакыт узган. Фестивальнең максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, физкультура белән спортны инвалидларның җәмгыятькә ияләшүенең һәм анда үз урыннарын табуның мөһим реабилитация чарасы буларак файдаланып, мөмкин кадәр күбрәк инвалидларны физик культура һәм спорт белән...

"Байтик" сәламәтләндерү лагеренда ТР инвалидлар фестивале узды.
Монысы юбилейлы фестиваль, беренчесен уздырган көннән соң 20 ел вакыт узган. Фестивальнең максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, физкультура белән спортны инвалидларның җәмгыятькә ияләшүенең һәм анда үз урыннарын табуның мөһим реабилитация чарасы буларак файдаланып, мөмкин кадәр күбрәк инвалидларны физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү.
Барлыгы 28, шул исәптән 8 шәһәр һәм 20 авыл җыелма командасы катнашты. Ачу парадында абруйлы кунаклар: ТРның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Г.А.Габделәхәтов, ТРның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының бүлек начальнигы С.Р. Андреев, ТРдагы инвалидлар җәмгыяте җәмәгать оешмасы рәисе урынбасары Т.Т.Сабиров катнашты. Фестивальдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Азат Габделәхәтов: "Сез үзегезне лаеклы күрсәттегез. Ярышларыгызның Лондондагы Паралимпия уеннары белән бер вакытта уздырылуы үзенчәлекле. Мин командалар саны артуга шат, фестивальдә команда рухы ачык сизелә", - диде.
С.Р.Андреев чыгышында республика җитәкчеләренең киләчәктә мондый фестивальләргә игътибар бирәчәгенә, катнашучылардан кемнең дә булса киләчәктә Паралимпиада уеннарында катнашачагына аерым тукталды. Т.Т.Сабиров: "20 ел дәвамында спорт фестивальләре уздыру - күңелле күренеш. Спорт хәрәкәте алга бара, җәмгыятьтә уңайлы мохит киңәя. Сез көтелмәгән нәтиҗәләр күрсәтергә тиеш", - дип билгеләп үтте.
ТР инвалидларының физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Ф.И.Сафиуллина сүзне элеккеге социаль яклау министры Р.Н. Вәлиевкә бирде.
- Социаль яклау хезмәте моннан 20 ел элек "Идел" спорт клубы белән эшли башлады, беренче 8 елны бергә эшләдек. Сезнең рәисегез Фәридә Идрис кызы - спорт хәрәкәтендә үз эшенә чын күңеленнән бирелгән кеше. Үз традицияләрегезне дәвам итегез, яңаны уйлап табуы җиңел, саклавы кыен. Күңелегездә һәрвакыт ышаныч-өмет яшәсен", - диде ул.
Фестиваль программасы үз эченә спортның армрестлинг, авыр атлетика, яткан килеш кулларда күтәрелү, күтәрелү, колясканы фигуралы йөртү, дартс, шашка, бочче төрләрен алды. Безнең команда тулы составта булды. Авыл командалары арасында армрестлингта В.Родионов (Биектау станциясе) 4 нче урынны алды, А.Мө-хәммәтҗанов (Усад авылы) - 9 нчы урында. Хатын-кызлар арасында армрестлингта Н.Брысаева (Дачное пос.) 4 нче урында, К.Шәңгәрәева (Татар Әйшәсе) 4 нче урынны алды.
Шашка буенча ир-атлар арасында А.Мөхәммәтҗанов 9 нчы урынны алды, Р.Абдулҗанов -
1 нче урында. Хатын-кызлар арасында Т. Мамакова - 2 нче урында. Н.Брысаева бочче уенында һәм колясканы фигуралы йөртүдә 2 нче һәм 1 нче урыннарны яулады.
Безнең Биектау командасы республиканың 20 авыл җыелма командалары арасында мактаулы 3 нче урынны алды.
Биектау районы инвалидларының җәмәгать оешмасы ышаныч күрсәтүләре, юбилейлы спорт фестивалендә катнашуда ярдәм итүләре өчен чын күңеленнән район хакимиятенә, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге коллективына рәхмәт белдерә. Безнең оешма район инвалидларын бердәм хезмәттәшлеккә чакыра. Үзара аралашып яшәгәндә генә без физик һәм рухи халәтебезне яхшырта алабыз. Безнең телефоннар: 3-07-10; +79510695749.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев