Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Батырлар көрәшеп үсә

Районыбызда милли көрәшкә игътибар елдан-ел арта бара. Бу даими үткәрелеп торучы көрәш бәйгеләрендә чагыла. Олы Битаман мәктәбендә узган ярыш турында татар теле һәм әдәбәяты укытучысы Фәнзия Баһавиева үз фикерләре белән уртаклаша. I нче Бөтенсоюз спартакиадасында катнашкан батыр-пәһлеван якташыбыз Шәйдулла Хәйруллин истәлегенә багышланган ярышлар оештыру инде матур гадәткә әйләнде. Быел ул...

Районыбызда милли көрәшкә игътибар елдан-ел арта бара. Бу даими үткәрелеп торучы көрәш бәйгеләрендә чагыла. Олы Битаман мәктәбендә узган ярыш турында татар теле һәм әдәбәяты укытучысы Фәнзия Баһавиева үз фикерләре белән уртаклаша.

I нче Бөтенсоюз спартакиадасында катнашкан батыр-пәһлеван якташыбыз Шәйдулла Хәйруллин истәлегенә багышланган ярышлар оештыру инде матур гадәткә әйләнде. Быел ул бездә өченче тапкыр үткәрелде. Үзебезнең район белән генә чикләнеп калмыйча, Яшел Үзән районыннан да көрәшчеләр килгән иде. Һава торышы бозылып китү сәбәпле, чакырылган берничә район ярышта катнаша алмадылар. Барлыгы 90 нан артык көрәшче җыелды. Бәйгене зурлап, район хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин килгән иде, ул яшь батырларга уңышлар теләде.

Шулай ук чараның олы кунагы - Шәйдулла Хәйруллинның сеңлесе Хәлимә апа Вафина, ул көрәшче абыйсы турында горурланып сөйләде.

Мәктәбебездә көрәшкә мөнәсәбәт бик җитди. Укучыларыбыз һәр бәй-гедә призлы урыннар яулыйлар. Бигрәк тә абыйлы-энеле Фирдүс һәм Рамил Габдрахмановлар, мәктәп, авыл данын күтәреп, югары нәтиҗәләр күрсәтәләр. 9 нчы сыйныф укучысы Габдрахманов Фирдүс "Сабантуй" газетасы призына үт-кәрелгән бәйгедә Татарстан чемпионы булды.

Менә кызу көрәш башланып китте. Ике келәмдә барган ярышта барлык катнашучылар да үзләренең ныклы әзерлекләрен күрсәттеләр. Олы Битаман, Алан-Бәксәр, Дөбъяз, Суыксу, Айбаш, Мүлмә, Ямәширмә мәктәпләреннән килгән көрәшче-ләр күбесе башка бәй-геләрдә дә сыналган егетләр. Алар монда да сынатмыйча, призлы урыннарны яуладылар.

Бәйге 13 яшьтән 18 яшькә кадәр балалар өчен оештырылган иде. Аерым алганда, 13 яшьтән 15 яшькә кадәрге яшь аралыгында Олы Битаман командасыннан Газизов Альберт (1 нче урын), Гайнетдинов Рәмис (1 нче урын), Шәрифҗанов Инсаф (3 нче урын), Абдуллин Айназ (3 нче урын), Зәйнуллин Илфат (3 нче урын), Сафин Камил (4 нче урын), яшь булуларына карамастан, тамашачыларны матур көрәш алымнары белән куандырдылар.

15 яшьтән 18 яшькә ка-дәрге егетләр арасында Олы Битаман командасы составында көрәшүчеләр шулай ук югары баллар җыеп, түбәндәге нәтиҗәләргә ирештеләр: Кәримов Фәнис - 1 нче урын, Шәрифҗанов Булат -
1 нче урын, Габдрахманов Фирдүс - 1 нче урын, Сафин Фәннур - 1 нче урын, Габдрахманов Рамил - 2 нче урын, Фәйз-рахманов Рөстәм - 2 нче урын, Мөхәрләмов Булат - 4 нче урын. Афәрин, егетләр!

Әлеге чараны оештыруда күпләр үзләренең ярдәм кулларын суздылар. Бәйге барышында авыл җирлеге башлыгы Рушания Галимҗанова шәхси эшмә-кәрләргә, аерым кеше-ләргә матди ярдәмнәре өчен зур рәхмәтен белдерде. Шулай ук ветеран көрәшчеләр дә аерым билгеләп үтелде.

Көрәш оешкан төстә узды. Төп оештыручылар Фәһим һәм Фәнис Сөнгатуллиннар зур тырышлык куйганнар. Моннан тыш "Битаман" ширкәте, яшьләр һәм спорт бүлеге, спорт мәктәбе дә ярышны үткә-рүдә ярдәм күрсәттеләр. Шәйдулла Хәйруллин истәлегенә багышлап уздырылучы әлеге бәйге дәвамлы булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев