Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
СПОРТ

Авыл җирлекләре чаңгыларда

Биектау район үзәге стадионында 26 февральдә "Сәламәтлек" район спартакиадасы кысаларында Биектау муниципаль районының авыл җирлекләре командалары арасында чаңгы ярышлары узды. Команда составында - 4 кеше: 2 хатын-кыз, 2 ир-ат. Ярышларның җиңүчесе Бөреле авыл җирлеге булды. Икенче урынны Чыпчык авыл җирлеге яулады, өченче урында - Сосновка авыл җирлеге, дүртенче урында -...

Биектау район үзәге стадионында 26 февральдә "Сәламәтлек" район спартакиадасы кысаларында Биектау муниципаль районының авыл җирлекләре командалары арасында чаңгы ярышлары узды.

Команда составында - 4 кеше: 2 хатын-кыз, 2 ир-ат. Ярышларның җиңүчесе Бөреле авыл җирлеге булды. Икенче урынны Чыпчык авыл җирлеге яулады, өченче урында - Сосновка авыл җирлеге, дүртенче урында - Каенлык авыл җирлеге.

Менә алар җиңүчеләр: Илнур Зиннуров һәм Виктория Лукоянова (Бөреледән) - беренче урын; Кирилл Хәмитов һәм Дарья Романова (Бөреледән) - икенче урын; Айнур Шәйдуллин һәм Лиана Габдрахманова (Чыпчыктан) - өченче урын.

Бу Биектау районы авыл җирлекләре командалары арасында "Сәламәтлек" район спартакиадасының беренче ярышлары гына. Календарь планы буенча алар барлыгы алтау: чаңгы ярышлары, ир-атлар командалары арасында волейбол, мини-футбол, шашка, милли көрәш һәм җиңел атлетика.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев