Аның үрнәге – башкаларга сабак
Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин шушы көннәрдә балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең көрәш буенча укытучы-тренеры Данис Сәлахетдиновка спорт казанышлары һәм яшь спортчыларны тәрбияләве өчен Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды. Ул вакыттан бирле 27 ел узса да, Данис Әхәт улы туган авылы Мүлмә Сабантуенда көчле көндәш...
Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин шушы көннәрдә балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең көрәш буенча укытучы-тренеры Данис Сәлахетдиновка спорт казанышлары һәм яшь спортчыларны тәрбияләве өчен Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды.
Ул вакыттан бирле 27 ел узса да, Данис Әхәт улы туган авылы Мүлмә Сабантуенда көчле көндәш белән бил алышуда үзенә беренче, чын мәгънәсендә зур җиңү китергән көрәшне әле дә хәтерли. Инде бер елдан соң унынчы сыйныф укучысы, беренче урынны алып, 75 килограммга кадәрле авырлыкта җиңү яулый. Аннары башка чемпионатларда катнаша һәм аларның барысында да Данис Сәлахетдинов һәрвакытта да призерлар арасында була. Ә Сабантуй батыры чемпион титулына 1988 елда Чистайда 18 яшькә кадәрге үсмер егетләр арасында узган милли көрәш бәйгесендә ирешә.
10 сыйныфны тәмамлаганнан соң "автослесарь" белгечлегенә укырга кергән училищеда да, армиядә дә Данис Сәлахетдинов милли көрәш бе-лән шөгыльләнүен дәвам иттерә. Аның киләчәк тормыш юлын да нәкъ менә спортны яратуы хәл итә: ул Казан педагогия институтының физкультура һәм спорт факультетына укырга керә. Ярышларда катнашуның укуда да ярдәм итүенә Данис тиз төшенә һәм бер генә мөһим турнирны да калдырмый. Кайда гына катнашса да, алдынгы өчлеккә керә.
- Иң истә калган җиңү 2009 елгы Сабантуйда булды, ул вакытта миңа машина бүләк иттеләр, - дип исенә төшерә Данис Сәлахетдинов. - Һәр көрәшне, һәр җиңүне тагын бер кат баштан кичерәм, һәм моның ярышларда ярдәме тия.
Данис Сәлахетдинов тренерлык эше белән 15 елдан бирле шөгыльләнә, күп кенә талантлы батырлар әзерләп чыгарды. Милли көрәш буенча 2013 елгы Универсиаданың алтын призеры булган Нәфис Миңнебаев та аның укучысы. Олы Битаманнан күптән түгел Россия чемпионы исемен яулаган Фирдүс Габдрахманов та тренерын сөендерде.
- Зур ярышларда катнашмаганыма инде өч ел диярлек, ә бу юлы мин нигә әле келәмгә үземә чыкмаска, дигән карарга килдем, - ди Данис Әхәт улы. - Яңадан элекке халәтемә кайту өчен ике ел вакыт китте. Узган ел әйбәт кенә чыгыш ясадым, дүртенче булдым. Ел саен Сабантуйларда катнашу да күңел күтә-ренкелеген арттыра, шуңа күрә Татарстан Республикасының "көрәш" бәйгесенә мин әзер идем инде.
Данис Сәлахетдиновның 100 килограммга кадәрле авырлыкта икенче күрсәткечкә ирешүе, 130 килограммнан күбрәк авырлыкта Илдар Абасовның җиңүе, Фәнис Мортазин, Камил Фәтхуллин, Нәфис Миңнебаев, Рәмис Хәйруллин, шулай ук Динар Минҗанов, Фәнис Сөнгатуллин, Айнур Шәйдуллин, Радик Фәйзуллинның уңышлы чыгыш ясавы Биектау батырларына мактаулы өченче гомумкоманда урынын алырга мөмкинлек бирде. Бу теләсә нинди максатка да ирешеп булуны тагын бер кат раслады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев