Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
САУЛЫГЫМ-БАЙЛЫГЫМ

Ветераннарга олы хөрмәт күрсәттеләр

Биектау районы сәламәтлек саклау учреждениеләрендә сугыш ветераннары өчен билгеләнгән палаталардагы шартларны яхшырту буенча "Безнең кадерле ветераныбыз" социаль-гуманитар проектын хуплап каршы алды һәм, җиң сызганып, аны тормышка ашыруга да кереште. Әлеге проект «Бердәм Россия» партиясе сәяси советының Татарстандагы региональ бүлеге инициативасы белән Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында башланды. Ул Биектау...

Биектау районы сәламәтлек саклау учреждениеләрендә сугыш ветераннары өчен билгеләнгән палаталардагы шартларны яхшырту буенча "Безнең кадерле ветераныбыз" социаль-гуманитар проектын хуплап каршы алды һәм, җиң сызганып, аны тормышка ашыруга да кереште.

Әлеге проект «Бердәм Россия» партиясе сәяси советының Татарстандагы региональ бүлеге инициативасы белән Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында башланды. Ул Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин җитәкчелегендә башкарылды.

Биектау районы үзәк хастаханәсендә бер түгел, ә өч ветераннар палатасы булдырырга дигән карарга киләләр. Алар терапия һәм хирургия бүлекләрендә урнашкан. Больницаның гади палаталарын санаторийдагы шикелле җыйнак-җайлы бүлмәгә әверелдерү өчен башта ремонт таләп ителә. Мондый эшкә исә башкалар турында кайгырта белә торган кешеләр: район Советы депутатлары - "ГЛАФстрой" төзелеш оешмасы җитәкчесе Габделнур Хөсәенов, "Битаман" һәм "Правда" җаваплылыгы чикле ширкәтләре директорлары Шәүкәт Вахитов һәм Фиркать Вахитов алынды.

Авыл хуҗалыгы пред-приятиеләрен җитәкләүче абыйлы-энеле Шәүкәт һәм Фиркать Вахитовлар үз акчаларына терапия бүлегендә ветераннар өчен ике палатаны тәр-типкә китерделәр. Эшкә алар тәҗрибәле төзүче-ләр Марат Сабирҗанов белән Рамил Баһавиевны җәлеп иттеләр. Төзелеш материаллары тәкъдим ителгән стандарт нигезендә сатып алынды. Шәүкәт Җәүдәтович һәм Фиркать Җәүдәтович, чәчү вакыты булуга карамастан, район больницасына еш килеп йөрделәр, эш барышын контрольдә тоттылар. Планлаштырылган эшләрне тулысынча төгәлләүгә бер ай вакыт китте.

Июнь башына төзүчеләр палаталардагы ремонтны төгәлләделәр. Күңелсез стеналар якты төсләргә алыштырылды. Ә иң мөһиме - биредә дәваланырга килгән өлкән яшьтәге кешегә кирәкле бөтен нәрсә бар: тоткыч-лар куелган бәдрәфле һәм душлы юыну бүл-мәсе "Кулай мохит" программасы таләпләренә туры китереп эшләнгән. Махсус караватлардан кала, башка барлык җиһазлар белән иганәчеләр тәэмин иткән. Палаталарда суыткыч, микродулкынлы мич, телевизор, электр чәйнеге бар. Бүлмәне тагын да ямьләндереп, чәй сервизы куйганнар һәм стеналарга картиналар элгәннәр.

Абыйлы-энеле Вахитовлар өчен "Безнең кадерле ветераныбыз" проектында катнашу - шушы көннәргә кадәр яныбызда яшәүче фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәренә олы хөрмәт билгесе. Шәүкәт белән Фиркать өчен бу игелекле гамәлне Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнан туган абыйлары Габдулла, Фәтхрахман һәм Габделхак истәлегенә дә багышлыйлар. Ни кызганыч, алар исәннәр арасында юк инде. Габделхак абыйлары сугышка кит-кәндә әле өйләнмәгән егет булган, ул Сталин-град янында мәңгегә ятып калган. Вахитовларның әниләре Сания апа - тыл хезмәтчәне.

Икенче катта хирургия бүлегендәге палатаны яңартуны "ГЛАФстрой" җаваплылыгы чикле ширкәте җитәкчесе Габделнур Хөсәенов үз өстенә алган. Бу палата да якты һәм матур итеп эшләнгән. Бәдрәфне ремонтлаганнар һәм тоткычлар куйганнар. Габделнур Хәсән улы безнең районда шактый күп объект төзегән, юлларга вак таш җәюче, хәйрия эшчәнлектә катнашучы төзелеш оешмасын җитәкли. Ул өлкән буынга хөрмәтен эш-гамәлләре белән күрсәтә.

Реклама

Узган атнада палаталарның берсендә Бөек Ватан сугышында катнашкан 89 яшьлек Шәпше ветераны Абдулла Исмәгыйль улы Хәбибуллин дәваланды.

- Мин өч тапкыр яраландым, бер тапкыр контузия алдым. Нинди генә госпитальләрдә дәваланырга туры килмәде, әмма мондый палатаны күргәнем юк иде, - диде ветеран. - Моннан да әйбәте булмастыр да, мөгаен. Чиста, җыйнак. Телевизоры, суыткычы бар. Боларны эшләүчеләрнең барысына да рәхмәт. Табиблар, шәф-кать туташлары яхшы дәвалый, ашау да әйбәт.

Ямаширмә авыл җирлеге ветераннары советы рәисе Илсур Минһаҗ улы Әхмәтов та шушы ук палатада. Бүген ул даими кайгыртучанлыкка мохтаҗ. Аны тәрбияләүче кызы Гөлнара әтисе дәвалана торган шартлардан канәгать.

Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин "Безнең кадерле ветераныбыз" проектының палаталарны ремонтлауга кагылышлы өлешен гамәлгә ашыруны үзе контрольдә тотты. Ул депутатлар башкарган эштән канәгать. Рөстәм Галиуллович әлеге палаталарда дәваланучы ветераннар янына еш килә. Шушы көннәрдә Абдулла Хәбибуллин белән Илсур Әхмәтов янында да булды. Район башлыгы тәкъдиме белән палаталар янына ремонт һәм төзекләндерү эшләрен башкарган депутатларның фамилияләре күр-сәтелгән элмә такталар урнаштырылган.

Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры Адель Вафин Биектау районы үзәк хастаханәсенең әлеге проектның төп максатына ирешү - Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм ветераннарына стационарда дәвалану, реабилитация һәм тикшеренү узу өчен палаталардагы шартларны яхшырту, аларны уңайлырак итү эшенә районнардагы сәламәтлек саклау учреждениеләре арасында беренчеләрдән булып керешүен канәгатьлек хисе белән билгеләп үтте. Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министрлыгы исеменнән район ветераннары, ихлас кайгыртучанлыкны һәм җылы мөнәсәбәтне тоеп, уңайлы шартларда дәвалансыннар өчен нык тырышулары өчен Биектау муниципаль район Советы депутатлары Габделнур Хөсәеновка, Шәүкәт Вахитовка һәм Фиркать Вахитовка Рәх-мәт хатлары тапшырылды. Башкарылган эшкә Биектау үзәк хастаханәсе баш табибы югары бәя бирде:

- Бу мәрхәмәтле кешеләргә ветераннарыбызны дәваларга лаеклы шартлар тудырган өчен рәхмәт әйтәсе килә. Әлеге социаль әһәмияткә ия проектны тормышка ашыруда керткән зур өлешләре үзләренә йөзе белән әйләнеп кайтачагына ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев