Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
САУЛЫГЫМ-БАЙЛЫГЫМ

ТОРМЫШ БҮЛӘК ИТҮЧЕЛӘР

Чираттагы Донор көне Биектау район үзәк больницасы базасында узды. Бирегә республика кан салдыру станциясенең Мобиль комплексы килде, анда сыйфатлы итеп кан җыюны уздыру өчен барлык шартлар тудырылган. Быел Донор көне инде дүртенче тапкыр уздырдылар: ике тапкыр Дөбъяз участок больницасы базасында һәм бер тапкыр - Коркачык станциясендә. Шунысы куанычлы, районда яшәүчеләрнең...


Чираттагы Донор көне Биектау район үзәк больницасы базасында узды. Бирегә республика кан салдыру станциясенең Мобиль комплексы килде, анда сыйфатлы итеп кан җыюны уздыру өчен барлык шартлар тудырылган.
Быел Донор көне инде дүртенче тапкыр уздырдылар: ике тапкыр Дөбъяз участок больницасы базасында һәм бер тапкыр - Коркачык станциясендә. Шунысы куанычлы, районда яшәүчеләрнең күбесе Донор көнендә теләп катнаша, чөнки үз каннарының кемнеңдер гомерен коткарып калачагын, ә кайчандыр үзләренә яки туганнарының берсенә кан кирәк булуы мөмкин икәнен аңлыйлар, дөнья хәлен белеп булмый бит.
Районда 27 почетлы Донор бар.
- Канның сыйфатына бик югары таләпләр куела, кагыйдә буларак, уздырылган анализлардан соң теләүчеләрнең яртысы, яртысыннан кимрәге генә донор була алуы ачыклана. Бүген республика кан салдыру станциясе районнарга заманча җиһазлар белән җиһазланган Мобиль комплекслар җибәрә. Монда анализлар уздыру, кан җыю өчен барлык шартлар тудырылган, донорлар турындагы барлык мәгълүматлар шунда ук мәгълүматлар базасына кертелә, - ди Биектау район үзәк больницасының трансфузиология өчен җаваплы врачы, акушер-гинеколог Дамирә Галиәкбәрова.
Бу юлы Мобиль комплекска 50 дән артык кеше килде. Алардан 32 се генә донор була алды. Безнең районнан республика кан салдыру станциясенә 14 литр кан җибәрелде. Ә быел барлыгы 178 кеше кан тапшырган, 80 литрдан артык кан һәм аның компонентлары әзерләнгән. Биектау район больницасы ел дәвамында 100 литрга якын плазма файдалана.
Кан бирүчеләр арасында район больницасы, хокук саклау органнары, социаль яклау органнары хезмәткәрләре, "Коркачык икмәк кабул итү предприятиесе", "Синтез-Сандра", "Нур-Сервис" һәм башка предприятиеләрнең вәкилләре дә бар иде.
Бөтенләй таныш булмаган авырулар өчен кан биреп ярдәм итәргә әзер кешеләр зур ихтирамга лаек.

Рәсемнәрдә: районда Донор көнендә республика кан салдыру станциясенең Мобиль комплексы; кан бирү.
Е.Мартынова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев