Татарстанда гриппның өч төп штамы көтелә
САУЛЫГЫМ-БАЙЛЫГЫМ

Татарстанда гриппның өч төп штамы көтелә

Алдагы сезонда Татарстанда гриппның ике А һәм бер В штамы таралачак. Мондый мәгълүматны ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов җиткерде.

Вакцина составы көньяк ярымшарда анализ нигезендә билгеләнә

Белгеч сүзләренчә, вакциналар составын грипп сезоны иртәрәк уза торган көньяк ярымшардагы авыру күрсәткечләрен анализлау нигезендә формалаштыралар. Дүрт компонентлы вакциналарда гриппның ике А штамы һәм ике В штамы каралган.


Нет комментариев