Татарстанда грипп һәм кискен респиратор вируслы инфекцияләр сезоны башланды. Узган атнада республикада 9827 салкын тию очрагы теркәлгән. Бу узган елның шул ук чорындагы күрсәткечтән 20,2 процентка түбән. Бу хакта ТР буенча Роспотребнадзор хәбәр итте.
Грипп һәм ОРВИ билгеләре
Авыруларның төп билгеләре — тән температурасының күтәрелүе, тамак авыртуы, ютәл, борын тыгылу яки борыннан су агу, хәлсезлек һәм баш авырту. Грипп вакытында билгеләр, гадәттә, кинәт башланып, көчле хәлсезлек һәм югары температура белән үрелергә мөмкин.
Авыру билгеләре сизелгәндә, үз-үзеңне начар хис иткән очракта өйдә калу һәм табибка мөрәҗәгать итү киңәш ителә.
Нет комментариев