СПИД авыл районнарына елдан-ел күбрәк үтеп керә башлады
Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көнендә Биектауның 3 нче урта мәктәбендә район үзәк хастаханәсенең табиб-эпидемиологы Элона Зәйнуллина СПИДка каршы профилактик дәресләр үткәрде. “ВИЧ һәм СПИД турында сөйләшү ничек кенә авыр булмасын, балалар белән ул теманы кузгату мөһим һәм бик кирәк”, - дип билгеләп үтте Элона Зәйнуллина.
Табиб өлкән сыйныф укучыларына ВИЧ-инфекциясенең ничек таралуы, үзеңдә әлеге авыру билгеләре барлыгын сизү белән ни өчен кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында сөйләде. Бала 18 яше тулганда очраклы җенси мөнәсәбәтләрнең нинди аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкинлеге турында барысын да белергә тиеш. Мондый дәресләр киләчәк буынның сәламәтлеген ныгытуда мөһим роль уйный. Дәрес барышында Элона Зәйнуллина яшүсмерләргә СПИДка каршы көрәш көненең символы булган кызыл тасмалар таратты.
“Без югары сыйныф укучылары катнашында мондый дәресләрне еш алып барабыз, - ди табиб. – ВИЧ-инфекциясенең кешедән кешегә ничек күчүе, авыруның нинди нәтиҗәләргә китерүе турында әңгәмәләр уздырабыз. Балалар СПИДның куркыныч чир икәнлеген аңларга тиеш. СПИД – ул кеше гомеренә нокта куя торган хөкем карары түгел. Аның белән яшәргә була. Әмма мондый хәлне булдырмас өчен профилактика чараларын төгәл үтәргә кирәк”.
Дәрес барышында балалар вирусның авыру кешенең каны аша күчкәнен белделәр. Авыру кеше белән җенси мөнәсәбәткә кергән сәламәт кеше, һичшиксез, вирус йоктыра. Еш кына медицина хезмәткәрләре дә бу куркыныч авыруның корбанына әверелергә мөмкин. Чөнки кеше гомерен саклап калу белән бәйле хәлиткеч очракларда (мәсәлән, юл-транспорт һәлакәте вакытында) медиклар үзләрен саклауны икенче планга куялар. Элона Зәйнуллина республикада СПИДка бәйле статистик мәгълүматлар белән дә таныштырды. Татарстан Республикасында ВИЧ инфекцияле 15 мең кеше исәптә тора. Ә Биектау районында андыйлар саны 165 кә җиткән. Соңгы 10 айда гына да районда тагын 11 очрак теркәлгән.
“Бу куркыныч авыру безнең тирәдә генә йөри икән, - ди 3 нче урта мәктәп укучысы Булат Хөсәенов. – Бүген безгә СПИДны бер йоктырсаң аннан һич кенә дә котылып булмасын аңлаттылар. Шуңа күрә профилактика, үзеңнең сәламәтлегеңне беренче планга кую, очраклы җенси элемтәләрдән саклану кирәк”.
“Мин дә бүген дөрес яшәү рәвеше алып баруның сәламәтлек өчен үтә дә мөһим икәнлеген аңладым. Безнең районда, безнең белән бер җирлектә генә дә ике йөзгә якын СПИД авырулы кешеләр яши икән. Бүгенге көнгә кадәр әлеге вируска каршы вакцина да уйлап табылмаган”, - дип гаҗәпләнеп сөйли 3 нче мәктәп укучысы Гүзәл Усманова.
СПИД авыруына каршы көрәшүче дөнья табиблары барысы да әлеге инфекциядән саклануның бердәнбер һәм дөрес юлы — вирусның таралу юлларын белү һәм кешеләрнең тәртипле җенси тормыш алып барулары турында сөйлиләр. Бу инфекциянең кеше гомере өчен бик тә куркыныч һәм аны йоктыру өчен бер ялгыш адым да җитүен бала кечкенәдән белеп үсәргә тиеш.
Галия Ильдарова, Фәнил Мөхәрләмов фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев