Россиядә 1 сентябрьдән МРТны табиб юлламасыннан башка узарга мөмкин
САУЛЫГЫМ-БАЙЛЫГЫМ

Россиядә 1 сентябрьдән МРТны табиб юлламасыннан башка узарга мөмкин

1 сентябрьдән Россиядә рентгенологик тикшеренүләр һәм магнит-резонанс томографиясе (МРТ) үткәрүнең яңа кагыйдәләре гамәлгә керә. Аерым алганда, шәхси клиникада МРТны участок табибы, фельдшер яки акушер юлламасыннан башка узарга мөмкин булачак.

МРТ алдыннан күрсәтмәләрне радиолог бәяләячәк

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгына ярашлы, тикшеренү үткәрелгәнче табиб-рентгенолог пациентта МРТ уздыру өчен күрсәтмәләр һәм мөмкин булган каршы күрсәтмәләр барлыгын мөстәкыйль бәяләячәк.

Тикшеренү нәтиҗәләрен рәсмиләштерү тәртибе үзгәрә

Диагностика нәтиҗәләрен рәсмиләштерү тәртибе дә үзгәрәчәк. Тикшеренү протоколы бер генә нөсхәдә төзеләчәк, ә алынган мәгълүматлар пациентның медицина картасына кертеләчәк.

Моннан тыш, яңа кагыйдәләр тикшеренүләр үткәргәндә билгеләнгән тәртиптә теркәлгән, ясалма интеллект функциясе булган медицина эшләнмәләрен кулланырга рөхсәт итә.


Нет комментариев