Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
САУЛЫГЫМ-БАЙЛЫГЫМ

Кешеләрнең гомерен озайта

Бу язмамның герое - Балтач районы, Салавыч авылында туып, бүгенге көндә Биектау станциясендә яшәүче табиб Азат Габделфәрт улы Латыйпов. Габделфәрт абый һәм Нурия апа гаиләсендә дөньяга килеп, 7 нче сыйныфтан табиб булырга хыялланган яшь егет үзенең хыялын тормышка ашыра. Салавыч урта мәктәбен медальгә тәмамлап, Казанның медицина институтында белем ала. 7...

Бу язмамның герое - Балтач районы, Салавыч авылында туып, бүгенге көндә Биектау станциясендә яшәүче табиб Азат Габделфәрт улы Латыйпов.

Габделфәрт абый һәм Нурия апа гаиләсендә дөньяга килеп, 7 нче сыйныфтан табиб булырга хыялланган яшь егет үзенең хыялын тормышка ашыра. Салавыч урта мәктәбен медальгә тәмамлап, Казанның медицина институтында белем ала. 7 ел укып, табиб дипломы алгач, Биектау үзәк район хастаханәсенә табиб-хирург булып урнаша. Районда эшләү дәверендә авыруларның һәм халыкның ихтирамын яулый. Йомшак куллары белән күпме авыруларга операцияләр ясап, аларны яңадан тормышка кайтара.

2000 нче елда белемен күтәрү өчен ординатурага укырга керә. 2002 нче елда тәмамлап, республиканың яман шеш авырулары хастаханәсендә эшкә кала һәм бүгенге көндә ашказаны һәм үңәч авырулары бүлегендә табиб-хирург булып хезмәт куя.

Азат Габделфәрт улы үз эшенең остасы. Көннең кайсы вакытында мөрәҗәгать итмә, ул сине игътибар белән тыңлый, киңәшләрен бирә, һәрвакыт булышырга әзер. Минем үземнең дә туганым шушы бүлектә ятып, дәваланып чыкты. Бүгенге көндә шушындый ярдәмчел, алтын куллы табибка рәхмәтләрем чиксез зур.

Азат әфәнденең фән өлкәсендә дә уңышлары зур. 2007 нче елда кандидатлык диссертациясен яклап, медицина фәннәре кандидаты дигән исемгә лаек була. Мәскәү, Петербург шәһәрләрендә белемен күтәрә. Шушы көннәрдә аның тарафыннан республикада беренче булып яман шеш авырулы ашказанын һәм үңәчне алыштырып куюның яңа ысулы эшләнелде.

Язмамны тәмамлап, Азат Габделфәрт улын медицина хезмәткәрләре көне белән котлыйм. Ныклы сәламәтлек, озын гомер, эшендә зурдан-зур уңышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев