Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
САУЛЫГЫМ-БАЙЛЫГЫМ

Биектауның сәламәтлек тармагы ышанычлы табибларда

Билгеле булганча, Татарстанда озак еллардан бирле авыл җиренә эшкә кайткан яшь белгечләр өчен «Авыл табибы» һәм «Авыл фельдшеры» дип исемләнгән дәүләт программалары эшләп килә.

Медицина өлкәсендәге  кадрлар мәсьәләсендә азмы-күпме уңай үзгәрешләр күзәтелүгә республикада яшь белгечләр өчен тудырылган шартлар да этәргеч бирә. Максатчан программа буенча укыган яшьләр, үзен укыткан район дәвалау оешмасына кайтып, күпмедер вакыт эшләргә тиеш. Максатчан программа  буенча укучы  студентларга уку чорында матди ярдәм күрсәтелә, соңыннан дипломлы  яшь белгеч гарантияле  эш белән тәэмин ителә.

Биектау үзәк район хастаханәсендә невролог булып эшләүче Эдуард Васильев максатчан прграмма нигезендә белем алган белгеч. Диплом алгач та ул үзенә  укып чыгарга ярдәм иткән  Биектау районы хастаханәсенә кайта.

“Университетның дүртенче курсында  укыганда мин үземнең нинди юнәлеш буенча китәчәгемне хәл иткән  идем инде – табиб-невролог булырга теләдем. Үземә булачак эш урыны эзли башладым. Биектау районы үзәк хастаханәсенә табиб-невролог кирәклеген белдем һәм шунда мөрәҗәгать иттем. Учреждение белән махсус килешү төзедек. Килешү нигезендә хастаханә җитәкчелеге алга таба укуымны дәвам итәргә матди ярдәм күрсәтте, эш урынын гарантияләде”, - ди Эдуард Васильев.

Ординатура тәмамлаганнан соң  Эдуард Васильев район үзәк хастаханәсенә кайта. Контракт системасы аңа бала чактан хыялланган максатына ирешергә ярдәм итә һәм лаеклы эш урыны гарантияли. Әмма күп кенә яшь белгечләр, озак вакыт шәһәрдә белем алып, соңыннан  авыл, район җирлегенә кайтып эшләргә әллә ни атлыгып тормыйлар. Кайтканнары да,  район хастаханәсе җитәкчелеге сүзләренә караганда, беренчел звенода авыруларны кабул итеп утырырга теләмиләр. Аларны да аңлап була. Һәрберсе үз эшенең остасы булган белгеч дәрәҗәсенә күтәрелергә тели.  

“Безнең хастаханәгә елына 3-4 яшь табиб эшкә килә. Элгерәк без табибларга зур кытлык кичерә идек. Елына 1, күп дигәндә 2 дипломлы белгеч кайта иде. Бүген инде максатчан программа ярдәмгә килә. Безгә күбрәк  «дәвалау эше» һәм  «педиатрия» буенча белгечләр җитми. Шуны истә тотып, юлламаны да күбрәк әлеге юнәлешләр буенча бирәбез.  Эшкә кайтырга тиешле яшь табиблар белән иң элек район поликлиникасы баш табибының урынбасары сөйләшә, эш тәртибе, хезмәт хакы белән таныштыра. Яшь белгеч эшкә урнашкач та аңа тәҗрибәле табиблар ярдәм итә. Алар бергәләп  авыруларны кабул итәләр. Күпмедер вакыттан соң яшь белгеч авыруларны үзе генә кабул итә башлый”, - ди  Биектау үзәк район хастаханәсенең кадрлар бүлеге башлыгы  Ольга Картушина.

Яшь табиб Эдуард Васильев «педиатрия» юнәлеше буенча да тирән белем алган белгеч. Район хастаханәсе коллективы аны  хуплап каршы алган, һәркем ярдәм кулы сузган. Үзенең беренче тапкыр дежур торган көне ничек аны шок хәленә җиткергәнен  Эдуард Васильев сөйләми булдыра алмады: “Миңа авыруларны кабул итү бүлегеннән шалтыраттылар һәм кичекмәстән шунда килүемне үтенделәр. Мин атыла-бәрелә шунда чаптым. Ашыгыч ярдәм машинасы 3 яшьлек баланы алып килгән. Бала күсе агуы ашаган. Моны ишеткәч тә минем күз алларым караңгыланып китте. Баланың әнисе миңа яшьле күзләрен мөлдерәтеп карап тора. Мин – бу ананың һәм баланың соңгы өмете? Мондый очракта уйлануларга вакыт юк. Тиз генә тәҗрибәле коллегалар белән киңәшләштем. Хирурглар, терапевтлар, реаниматологлар, шәфкать туташлары – барыбыз да бала гомерен саклап калырга ашыктык. Бала исән калды. Моның өчен барлык коллегаларыма эчкерсез рәхмәт сүзләремне җиткерәм”, - ди яшь табиб. Мондый хәлиткеч очраклар яшь белгеч өчен бәяләп бетергесез  хезмәт тәҗрибәсе булып тора.

Үзәк район хастаханәсен табиб-белгечләр белән тәэмин итү хастаханә җитәкчелегенең генә түгел Биектау районы башлыгының да приоритет мәсьәләсе, көндәлек эше булып тора.  Оптимизм өчен нигез бар. Бүгенге көндә районда максатчан программа нигезендә югары медицина белеме бирә торган уку йортларында белем алган һәм белем алучы 26 кеше исәпләнә. Белем алучы студентлар  киләчәктә, районга  эшкә кайтып, Биектауның  сәламәтлек тармагын ныгытуга өлешләрен кертерләр дигән өмет бар. Эдуард Артуровичка килгәндә, тиздән аның белгеч буларак Биектау районында мәҗбүри эшләргә тиешле срогы чыга. Әмма ул үзенең киләчәген хәл итеп куйган инде – ул биредән беркая да китмәячәк.  Монда аның өе, пациентлары, хөрмәт иткән коллективы. Гомергә сайлаган һөнәре буенча беренче чирканчыкны да ул биредә алган.

Галия Ильдарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев