Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
САУЛЫГЫМ-БАЙЛЫГЫМ

Баһадир малай туды

11 июльдә Биектау район үзәк больницасында 5 килограмм 320 грамм авырлыктагы малай туды. Яңа туган балалар арасында зур гәүдәлеләр 10 процент тирәсе тәшкил итә. "Гигантлар" шактый сирәк туа. Социологлар хәзерге мәгълүматлар белән XX нче гасырның 30 нчы елларында уздырылган антропологик тикшеренүләрнең нәтиҗәләрен чагыштырганнар. Баксаң, шушы вакыт эчендә баланың туган вакыттагы...

11 июльдә Биектау район үзәк больницасында 5 килограмм 320 грамм авырлыктагы малай туды.
Яңа туган балалар арасында зур гәүдәлеләр 10 процент тирәсе тәшкил итә. "Гигантлар" шактый сирәк туа. Социологлар хәзерге мәгълүматлар белән XX нче гасырның 30 нчы елларында уздырылган антропологик тикшеренүләрнең нәтиҗәләрен чагыштырганнар. Баксаң, шушы вакыт эчендә баланың туган вакыттагы гәүдә авырлыгы уртача - 100-300 граммга, ә гәүдә озынлыгы 2-3 сантиметрга «үскән». Белгечләр фикеренчә, бу фармакология һәм медицина технологияләренең алга китеше, тулаем туклану һәм тормыш сыйфатының яхшыруы белән бәйләнгән. Хәзерге вакытта дәвалап булмаслык авырулар азая бара, хатын-кызлар йөклелекне җиңелрәк кичерә.
2012 елның 11 июлендә 5 сәгать 10 минутта Биектау район больницасының бала тудыру бүлегенә «ашыгыч ярдәм» бригадасы Чыпчык авылыннан йөклелек срогы 40 нчы атна булган 28 яшьлек Альбина Вәлиеваны китерде. Бала тудыру бүлеге коллективының, бигрәк тә югары категорияле акушер-гинеколог, ТРның атказанган табибы, бала тудыру бүлеге мөдире, районның акушер-гинекологы Әлфия Зиннәт кызы Ризванова, югары категорияле врач-педиатр Әлфия Хаммат кызы Гыйльметдинова, өлкән акушерка Әлфия Хәмзә кызы Галиева, акушерка Ләйсән Камил кызы Миңнебаева, яңа туган балалар палатасы шәф-кать туташы Рания Равил кызы Бикмуллина, кече медицина хезмәткәре Фәридә Сираҗиеваның һөнәри осталыгы нәтиҗәсендә 7 сәгать 50 минутта Альбина авырлыгы
5 кг 320 гр, гәүдә озынлыгы 60 см тәшкил иткән малай тудырды.
"Баһадир!" - дип кычкырып җибәрделәр шатлыктан бала тудыру залында. Альбина үзен яхшы хис итә, ул өченче тапкыр әни булды. Әни белән бәбине яңа туган балалар палатасының югары категорияле шәфкать туташлары Миләүшә Шамил кызы Гыйлаҗева, Римма Сәлим кызы Ларкина, Магдалина Ивановна Мальгина, акушерка Гүзәл Дамир кызы Шәйхетдинова карап-тәрбияләп торалар.
Ана белән бала үзләрен әйбәт хис итәләр һәм больницадан чыгарга әзерләнәләр. Балага әти-әнисе инде исем сайлаган, ул матур, чын татар исемле малай - Ислам булачак.

Рәсемнәр: Альбина Вәлиева сабые белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев