Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РУХИ ДӨНЬЯБЫЗ

Усад мәчетендә балалар өчен Корбан бәйрәменә багышланган чара узды

Корбан бәйрәме- ислам дөньясында иң зур һәм мөбәрәк бәйрәмнәрнең берсе. Балалар күңелендә дә бу бәйрәм матур, якты хәтирәләр белән урын алсын өчен, Усад авылы мәчетенең яшь абыстайлары Люция һәм Регина Фәхрисламовалар тарафыннан балалар өчен Корбан бәйрәме үткәрелде. Бу бәйрәмдә шулай ук авылның абыстае Хәлисә апа Мәрданова һәм мәчет төзелүендә беренчеләрдән...

Корбан бәйрәме- ислам дөньясында иң зур һәм мөбәрәк бәйрәмнәрнең берсе. Балалар күңелендә дә бу бәйрәм матур, якты хәтирәләр белән урын алсын өчен, Усад авылы мәчетенең яшь абыстайлары Люция һәм Регина Фәхрисламовалар тарафыннан балалар өчен Корбан бәйрәме үткәрелде.

Бу бәйрәмдә шулай ук авылның абыстае Хәлисә апа Мәрданова һәм мәчет төзелүендә беренчеләрдән булып башлап йөрүче,бүгенге көндә дә зур хезмәт куючы Фәридә ханым Нәбиуллина да катнаштылар.

Бәйрәмне Хәят абыстай (Люция Фәхрисламова) Коръән укып башлап җибәрде . Балаларга бу бәйрәмнең олылыгын, Аллаһы ихтыярына буйсыну һәркемгә дә тиешлеген, Ибраһим пәйгамбәр һәм аның уллары мисалында бик матур итеп Регина абыстай сөйләп узды. Аны зур кызыксыну һәм игътибар белән тыңладылар. Чөнки шушы хикәя нигезендә балалар белән бик кызыклы викторина уздырылды. Балалар бирелгән сорауларга узыша-узыша җавап бирделәр. Һәр бала үзе белгән берәр сүрә укып, ярышның икенче өлешендә катнашты. Монда инде Рабил Зохраб улының уллары Мөхәммәт һәм Ибраһимга тиңнәр булмады. Шулай итеп, үзара ярыш, балаларга аңлаешлы, үтемле итеп сөйләү һәм өйрәтү рәвешендә әзерләнгән бәйрәм тәмле- татлы ризыклар белән тулы чәй табыны артында дәвам итте. Һәрбер бала күңеленә хуш килерлек бүләкләргә лаек булды.

Мәҗелес азагында Хәят абыстай балаларны октябрь аеннан һәр якшәмбе көне уздырылачак укуларга чакырды. Әлеге дәресләрдә теләгән һәркем гарәп хәрефләрен, намаз уку тәртипләрен, ислам дине нигезләрен өйрәнә ала.

Мәгълүматны Мәдинә Зарипова җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев