Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РУХИ ДӨНЬЯБЫЗ

Шәпше авылында зур ифтар

Узган атнада Шәпшедә ифтар ашы булды. Әлеге изге эштә авыл җирлеге башлыгы Ислямова Валентина Александровна, ветераннар советы рәисе Рузинә Зөфәр кызы Мусина һәм Мостафа хәзрәт башлап йөрде. Мәктәп директоры Ләйсән Гарифҗан кызы Галләметдинова мәҗлесне мәктәп бинасында уздырырга бик рәхәтләнеп рөхсәт итте. Җәйге җылы кичтә барлык урамнардан чиста-пөхтә киенгән кешеләр мәктәпкә...

Узган атнада Шәпшедә ифтар ашы булды. Әлеге изге эштә авыл җирлеге башлыгы Ислямова Валентина Александровна, ветераннар советы рәисе Рузинә Зөфәр кызы Мусина һәм Мостафа хәзрәт башлап йөрде. Мәктәп директоры Ләйсән Гарифҗан кызы Галләметдинова мәҗлесне мәктәп бинасында уздырырга бик рәхәтләнеп рөхсәт итте.

Җәйге җылы кичтә барлык урамнардан чиста-пөхтә киенгән кешеләр мәктәпкә таба агылдылар. Сәгать 8гә барысы да спорт залына җыелды. Мостафа хәзрәт мәҗлесне дога укудан, тынычлыкта, милләтара каршылыклар килеп чыкмасын өчен, бер-береңне, башка милләтләрне, үзгә диндәге кешеләрне хөр-мәт итеп яшәргә кирәклек турындагы вәгазь сөй-ләүдән башлап җибәрде. Игътибар үсеп килүче буынга, яшьләргә әхлак, хезмәт тәрбиясе бирүнең мөһимлегенә юнәлтелде. Төп тәрбияче - гаилә, намуслы кешене бары үз үрнәгеңдә генә тәрбияләргә була.

Аннары сүзне авыл җирлеге башлыгы Валентина Ислямовага бирделәр. Ул ифтарга әзерләнгәндә ярдәм итүләре өчен авыл халкына рәхмәтен белдерде һәм изге Рамазан аенда районда нинди чаралар уздырылуы турында сөйләде. Ураза тотуның кеше өчен зур сынау икәнлеген искәртеп, барысына да ныклы сәламәтлек, сабырлык, авылдашларының изге гамәлләрне күбрәк кылуларын теләде. Ул мондый чаралар уздыру матур гадәткә әверелер һәм аларга йөрүче авылдашлар саны елдан-ел арта барыр, дип өметләнүен белдерде.

Ифтар кунаклары арасында Шәпшедә "Мәдинә" мәчетенә нигез салучы Альберт Тазов та бар иде. Ул түземлелек, тынычлык һәм иминлек теләде. Сүзенең азагында барысын да мәчеткә Ураза бәйрәменә чакырды.

Дога кылганнан соң, мөселманнар су һәм татлы җимешләр белән авыз ачтылар. Аннары намазга басар вакыт җитте. Коръән сүрәләрен Самат Сәлах улы укыды. Аннары һәммәсе дә мәктәп ашханәсенә юнәлделәр. Анда аларны 70 кешегә әзерләнгән сый-нигъмәтле мул табын көтә иде. Аш пешерүчеләр кайнар ризыкларны тәмле итеп әзер-ләгәннәр. Ләйсән Гарифҗан кызы белән бергә укытучылар кунакларны бик ягымлы итеп сыйладылар, ашларны берсе артыннан икенчесен ташып кына тордылар.

Кешеләр сәгать уннардан соң гына таралыштылар. Бик канәгать булуларын белдереп, ифтарны оештыручыларга күп җылы сүзләр әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев