Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РУХИ ДӨНЬЯБЫЗ

Наркотиклар акылны ала

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим! Аллаһ Тәгәлә Үз фазыйләте белән Адәм баласына күзләр саный алмаган бик күп нигъмәт бүләкләгән һәм Адәм баласы күпме көч-куәт куеп, акыл-фикерен кулланып аларны исәп-ләргә тырышса да, азагына ирешә алмас. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә (Умарта Кортлары сүрәсе, 18 нче аять) әйтте: "Әгәр дә сез Аллаһның нигъмәтләрен санап карасагыз, һичшиксез санаудан...

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим!

Аллаһ Тәгәлә Үз фазыйләте белән Адәм баласына күзләр саный алмаган бик күп нигъмәт бүләкләгән һәм Адәм баласы күпме көч-куәт куеп, акыл-фикерен кулланып аларны исәп-ләргә тырышса да, азагына ирешә алмас.

Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә (Умарта Кортлары сүрәсе, 18 нче аять) әйтте: "Әгәр дә сез Аллаһның нигъмәтләрен санап карасагыз, һичшиксез санаудан тамамлый алмассыз".

Бу нигъмәтләрдән иң күркәме һәм бөеге - акыл, аның белән Аллаһы Тәгалә кешене хайваннардан аерды. Акыл Адәм баласына тормышын тигезлектә алып барырга күрсәтә, аны матурайта һәм зиннәтләндерә. Акыл белән Адәм баласы Үз Раббысын таныды, дөньяның серләрен белде. Акыл белән Адәм баласы хәерне яманнан, яхшыны начардан, изгене гөнаһлыдан аерды...

Аллаһы Тәгәлә Үз Китабында (Күкрәү сүрәсе, 19 аять) акыл, фикер итүчеләрнең дәрәҗәләренә ишарә итеп әйтте:

"Әгәр берәү белсә Раббыңнан иңдерелгән Коръәннең хак икәнлеген һәм аның хөкемнәрен, бу кеше һичнәрсә күрмәүче сукыр белән бертигез булырмы? Коръәннең мәгънәсен аңлап вәгазьләнер фәкать саф гакыллы кешеләр генә".

Һәм әгәр дә Адәм баласы акылын кулланып гыйлемгә ия булса Аллаһы Тәгалә каршында югары дәрәҗәдә булыр.

"Ий мөэминнәр, әгәр сезгә мәҗлесләрдә киңлек кылыгыз диелсә, киңлек кылыгыз, кергән кешеләргә урын бирегез һәм хакны сөйләргә вә тыңларга да ирек бирегез, Аллаһ сезгә җәннәттә киңлек кылыр, әгәр таралыгыз диелсә, эшләрегезгә таралыгыз, сездән иман китереп итагать иткән вә белем иясе булган мөэминнәрне Аллаһ дәрәҗәләргә күтәрер, Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән хәбәрдардер" (Мүҗадәлә (Бәхәсләшү) сүрәсе, 11 нче аять).

Аллаһы Тәгалә Үз колларыннан акылларын сакларга, ригаять итәргә өнди. Шуңа, шаригатьнен биш бөек максатларыннан берсе - акылны саклау була. Белгәнебезчә, бу максатны бозучыга аерым бер дөньяви җәза була, тәүбәдән баш тартса ахыйрәттә дә аерым җәзасын ала. Аллаһ сакласын!

Нәрсәләр соң акылыбызны югалта? Аны вазыйфасыннан туктата?

Чыннан да, һәрбер нәрсә - эчемлек булса яки аңардан гайре - акылның фикерләү гамален тулы яки аеруча рәвештә туктата икән - хәрәм була.

Умма Сәләмә (р.а.) әйтте: "Пәйгамбәребез (с.г.в.) һәрбер исертә торган һәм акылны җиңеләйтә торган нәрсәне тыйды". Монда аракыдан гайре наркотикларның бөтен төркемнәре дә керә.

Бәлки кемдер әйтер: "Аллаһы Тәгәлә Коръәндә бары тик хәмерне (аракыны) тыйды, ләкин наркотиклар турында хәбәр әйтмәде", - дип.

Әйе, Коръәндә наркотиклар турында турыдан-туры әйтелмәде. Аллаһы Тәгалә гарәпләргә йөземнән ясалган хәмерне тыйды. Ләкин, "хәмер" сүзенең телдәге мәгънәсенә игътибар итсәк, аңларбыз ки - бу сүз наркотикларны да үзенә кертә һәм шулай хәрәм чикләрендә кала. Бу сүз "каплау" дигән мәгънәгә ия, ягъни хәмер - ул акылны каплаучы нәрсә. Кеше исерткеч эчемлек эчкәч акны карадан аера алмый башлый, акылын югалта. Ләкин, наркотикны кулланса, зарары тагында күбрәк, акылсыз калып, күпме төзәтеп булмый торган җинаятьләр кыла. Күпме гаиләләр таркала, балалар ятим кала, кеше вафат була... Шуңа, халыкта әйтем бар: хәмер - бөтен яман эшләрнең башы!

Аллаһы Тәгалә әйтте: "Үз-үзегезне һәлак итмәгез. Аллаһ сезгә рәхимле иде" (Ниса (Хатыннар) сүрәсе, 176 нчы аять).

Кызганычка каршы, бүгенге көндә Рәсәйдә якынча алты миллион кеше наркотик куллана. Алардан 80% - яшьләр. Әгәр дә без - мөселманнар, бу зәхмәт белән көрәшмәсәк, аны бетерүгә бөтен көч-куәтне җибәрмәсәк - яман азагы безгә дә җитәчәк, безне тимичә калдырмас, чөнки без үзебезнең җәмгыять өчен җаваплы.

Пәйгамбәребез бер хәдисендә әйтә: "Әгәр дә кешеләр золым итүчене кулыннан алмасалар, һәммәсе газабка ирешер", наркоман - ул шул ук "золым итүче".

Бер галим Адәм баласының яман азагының сәбәпләрен искә тешереп әйткән: "Аларның (сәбәпләрнең) иң югары - дөньяга бирелү, ахый-рәттән ерагаю һәм гөнаһлардан курыкмау... Һәм үлем ястыгына яткач, Аллаһ сүзен колакларына әйткәч - ул аларны төшенмәс, бәлки әйтер: "Рюмка, аракы алып, миннән кач!"

Аллаһы Тәгәлә һәр барчабызны шушы чирдән сакласа иде һәм, авыруларны шифаландырып, туры юлга юнәлдерсә иде. Амин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев