Мөселман уразаны хәйрия белән алыштыра аламы
Сәламәтлеге буенча акланырлык сәбәп булмаса, мөселман кешесе уразаны мохтаҗларга ашату белән алыштыра алмый. Уразаны калдыру бары тик нигезле сәбәпләр булганда гына рөхсәт ителә.
Татарстан Республикасы Диния нәзарәте белгечләре аңлатуынча, фидия бары тик сәламәтлек торышы аркасында ураза тота алмаган кешеләр өчен каралган. Мәсәлән, даими рәвештә дару кабул итәргә мәҗбүр булган кешеләр өчен.
Нигезле сәбәпләр булмаган очракта ураза тоту мәҗбүри булып кала. Шул ук вакытта ураза вакытында мохтаҗларга ярдәм итү, аларны ашату өстәмә саваплы гамәл булып санала.
#Рамазан #ураза #Диниянәзарәте #Ислам #Татарстан #хәйрия #мөселманнар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев