Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РУХИ ДӨНЬЯБЫЗ

Мәүлид кичәсе

Чыпчык авылы мәчетендә Ислам галәменең мөһитен яктырта торган бәйрәмнәрнең берсе - Мәүлид бәйрәме үткәрелде. "Мәүлид" - сүзлектә - туу, туу вакыты, туган җир мәгънәсендә килә. Ул Ислам динендәге иң мөбарәк кичәләрнең берсе, чөнки ул дөньядагы бөтен кешеләргә соңгы һәм иң өстен пәйгамбәр буларак җибәрелгән Мөхәммәт Пәйгамбәрнең туган кичәседер. Әлеге бәйрәмне...

Чыпчык авылы мәчетендә Ислам галәменең мөһитен яктырта торган бәйрәмнәрнең берсе - Мәүлид бәйрәме үткәрелде.

"Мәүлид" - сүзлектә - туу, туу вакыты, туган җир мәгънәсендә килә. Ул Ислам динендәге иң мөбарәк кичәләрнең берсе, чөнки ул дөньядагы бөтен кешеләргә соңгы һәм иң өстен пәйгамбәр буларак җибәрелгән Мөхәммәт Пәйгамбәрнең туган кичәседер.

Әлеге бәйрәмне Чыпчык авылыннан хаҗ сәяхәтенә барып, исән-сау әйләнеп кайткан авылыбыз мәчете имам-хатыйбы Рәшит хаҗи, Разия һәм Лилия хаҗияләр уздырдылар. Кичәгә бик күп кеше килгән иде.

Мәчет кунаклары арасында олысы да, кечесе дә бар иде. Мәҗлескә килүчеләр күп кенә мөхтәрәм кунаклар белән очрашу бәхетенә ирештеләр: Биектау районы мөхтәсибе Тәлгать хәзрәтнең Коръән укуын, Казанның "Иман нуры" мәчете имамы Кәлимулла хәзрәт, күрше авыллар мәчетләреннән килгән имамнарның Мәүлид кичәсе турындагы вәгазьләрен тын да алмый тыңладылар. Мәчеткә исеме биреләчәк Бибисара апаның улы хәйрияче-меценат Дамир Абдулла улы Насыйров үзенең шушы олы бәйрәмгә чакырылуына бик шат булуын әйтте, мәчеткә килүчеләрнең күплегенә сокланды, бәйрәмнәрдә генә түгел, ә көн саен мәчеттә шулкадәр кеше булсын иде дигән теләк белдерде. Мәҗлестән соң ул Чыпчык авылына җирләнгән әнисе Бибисара каберен зиярәт кылды.

Реклама

Мәчеткә халыкның тартылуына имам-хатыйб хаҗи Рәшит хәзрәт, Зәйтүнә һәм Разия абыстайлар күп көч куялар. Рәшит хәзрәт һәр кешедә уздырыла торган ашларда катнашучыларны мәчеткә чакыра, дини йолаларны дөрес үтәүгә күп көч сала, яшьләрне өйрәтә. Зәйтүнә абыстай яшь буынга Ислам диненең асылын төшендерергә тырыша. Мәчет аларның икенче йортына әйләнде, чөнки алар мәчетнең эшчәнлегенә зур игътибар бирәләр.

Бу бәйрәмне дә бик эчтәлекле итеп оештырганнар иде. Илһамия, Фирдәвес, Зилә, Гөлира, Фатыйма апалар, Гөлсинәләр тарафыннан күп кенә мөнәҗәтләр әйтелде, хикәяләр сөйләнелде. Зәйтүнә абыстайның шәкертләре Рушан, Камилә, Румия, Салават, Ислам башкаруында шигырьләр укылды, хикәятләр сөйләнелде. Балалар гына түгел, олылар арасында да Ислам нигезләрен тарату, яшь буынга шәфкатьлелек орлыклары салу белән мәшгуль алар.

Өстәлләрнең муллыгына, дингә тартылучыларның күплегенә сөенеп, өлкән-нәр шөкерана кылдылар, яшьләрнең әкренләп булса да дингә тартылуына Рәшит хәзрәт һәм абыстайларның өлеше зур булуын искәртеп, рәхмәтләр укып таралыштылар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев