Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РУХИ ДӨНЬЯБЫЗ

Изге сәфәргә чыкканда сәламәтлекне тикшерү мөһим

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы нигезендә конкурс уздырганнан соң төрле белгечлектәге 12 табиб Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәтенең Хаҗ бүлеге белән килешенеп, изге урыннарга хаҗ сәфәре кылучыларны медицина күзәтүе белән тәэмин итү өчен Согуд Гарәбстанына җибәрелде. Сәяхәт 2013 елның 23 сентябреннән 3 ноябренә кадәр булды. Группа составына шәһәр һәм...

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы нигезендә конкурс уздырганнан соң төрле белгечлектәге 12 табиб Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәтенең Хаҗ бүлеге белән килешенеп, изге урыннарга хаҗ сәфәре кылучыларны медицина күзәтүе белән тәэмин итү өчен Согуд Гарәбстанына җибәрелде.

Сәяхәт 2013 елның 23 сентябреннән 3 ноябренә кадәр булды. Группа составына шәһәр һәм район медицина учреждениеләре табиблары керде. Согуд Гарәбстанында булганда дәвалауның үз үзенчәлекләре булды. Күп пациентларга медицина ярдәме ике кунакханәдә оештырылган ике медицина пунктларында гына түгел, ә бәлки самолетта, аэропортларда, мәчетләрдә, урамда һәм кыр шартларында, Гарәфә һәм Мөздәлифә үзәнлеген узганда да күрсәтелде. Табиб тәүлегенә 100-150 авыруны кабул итте.

Кызу климат, тәүлек әйләнәсендә хаҗ кылу нәтиҗәсендә хроник авырулар гына баш калкытып калмады. Кайберәүләрнең андый авырулары берничә булып чыкты. Шул ук вакытта катнаш һәм интенсив терапия таләп итә торган кискен авырулар да күзәтелде. Киңәшләшү һәм диагностика ярдәме алу өчен табибларга Согуд Гарәбстаны госпитальләренә мөрәҗәгать итәргә туры килде.

Хаҗга баручыларның күбесе кан әйләнеше, эндокрин системасы авыруларыннан интегүчеләр, аларны дәвалау аерым үзенчәлекләргә ия. Көн буена кызу кояш астында дистәләгән километр араны җәяү узарга туры килде. Күпчелекне өлкән яшьтәгеләр тәшкил иткәнлектән, алар табибларның игътибар үзә-гендә булдылар. Йөкле ханымнар да төрле кыенлыклар кичерделәр. 35-40 градуска җиткән кызулык, кондиционерлар эшләп тору, кешеләрнең бер урынга күпләп җыелуы гадәттә салкын тиеп авыруларга китерә. Алдагы елларда тупланган тәҗрибәне истә тотып, табиблар мондый авыруларның таралуына, пневмония, йөрәк, нерв системасы авыруларының катлаулануына юл куймадылар.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Мөселманнарның Диния нәзарәтенең Хаҗ бүлеге барлык хаҗ кылучылар, хәтта сәламәтлегендә җитди проблемалар булучыларга да уңай шартлар тудырды. Хаҗга баручылар, нинди генә хәлдә булсалар да, аларны коткарып калачакларына, ярдәм итәчәкләренә ышаналар.

Киләчәктә республикада хаҗ кылырга теләүче мөселманнар тагын да артыр, ә авыру төрләре киңәер һәм катлауланыр. Хроник авырулар булуга да карамастан, хаҗга бару теләге кимеми. Мондый хәлдә нишләргә соң? Хәзерге вакытта Согуд Гарәбстанына баруны тыю яки рөхсәт итүне җайга сала торган документлар юк. Белеш-мәләрдә күрсәтелгән мәгълүматларның дөреслеген тикшерүдә мәгъ-лүм кыенлыклар бар. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Хаҗ бүлеге аша 28 сентябрьдән 7 октябрьгә кадәр барлыгы 1200 кеше хаҗ кылды. Киләчәктә катлаулылыклар, аңлашылмаучылыклар килеп чыкмасын өчен без түбәндәге киңәшләрне бирәбез.

Согуд Гарәбстанының Берләшкән Корольлегенә баручыларга бердәм мәгълүматлар базасын булдырырга кирәк. Хәзерге вакытта медицина документларының электрон әйләнеше программасы эшләнә бит.

Сәламәтлегендә проблемалар булган хаҗ кылучыга, теләге булганда, аның турында тупланган мәгълүматларны исәпкә алып, медицина ярдәме тәкъдим итәргә. Әлеге ярдәмне мәгълүм түләү белән 4 яклы килешү нигезендә аерым (индивидуальный) тәртиптә күрсәтергә. Бу түләүгә путевканы төрле авырулары булган, инфаркт кичергән, шикәр диабетыннан интеккән, инсульт кичергәннән соң өзлегүләре калган хаҗ кылучы хисабына алу керә.

2014 нче елгы хаҗга әзерләнү 2013 елның декабреннән башлана. Әлеге проблемаларны Мөселманнарның Диния нәзарәтенең Хаҗ бүлеге һәм Республиканың Сә-ламәтлек саклау министрлыгы белән бергә хәл итәргә иде.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, район үзәк хастаханәләре, поликлиникалар һәм республиканың дәвалау-профилактика учреждениеләре баш табиблары хаҗ кылучыларны озата бару командировкасына табиб-белгечләр җибәрүгә җаваплы мөнәсәбәттә булдылар һәм бу табиблык ярдәме күрсәтү рейтингын яңа дәрәҗәгә күтәрергә мөмкинлек бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев