Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РУХИ ДӨНЬЯБЫЗ

Авылдашларын куандырдылар

Һәр ел саен Ураза аенда ифтар ашы үткәрү бик саваплы гамәл. Без дә, Зур Көек авылында яшәүчеләр, бу изге эштән читтә калмыйбыз. Инде ничә еллардан бирле авылыбызның барлык кешесен җыеп авыз ачтырабыз. Казаннан кайткан абыстаебыз Хәсәнова Розалия апа инде өченче елын авылыбыз кешеләрен дин гыйлеменә өйрәтә. Белем алырга өлкән яшьтәге...

Һәр ел саен Ураза аенда ифтар ашы үткәрү бик саваплы гамәл.

Без дә, Зур Көек авылында яшәүчеләр, бу изге эштән читтә калмыйбыз. Инде ничә еллардан бирле авылыбызның барлык кешесен җыеп авыз ачтырабыз.

Казаннан кайткан абыстаебыз Хәсәнова Розалия апа инде өченче елын авылыбыз кешеләрен дин гыйлеменә өйрәтә. Белем алырга өлкән яшьтәге апалар да, балалар да бик теләп йөриләр.

Икенче ел инде ифтар ашын клубта Кадер кичәсе көненә туры китереп үткәрәбез. Балалар өй-рәнгән догаларын укыдылар, матур итеп мөнәҗәт-ләр әйттеләр. Кичә өчен матур сценарий әзер-ләгәннәр. Авыз ачканчы һәркем догалар укып күр-сәтте. Остазыбыз да матур итеп Коръән укыды. Аш мәҗлесе бәйрәм табыны артында дәвам итте. Табынны китапханәче Хәлисә Хәйруллина, мин үзем һәм техник хезмәткәр Ләйсән Таҗиева әзерләдек.

Реклама

Җирле үзидәрә башлыгы Равил Сафиуллин, һәр-кемгә изге теләкләр әйтеп, күчтәнәчләрен тапшырды.

Өлкәннәр, бу мәҗлесне үткәргәнгә рәхмәт әйтеп, өйләргә таралыштылар. Ходай Тәгалә һәрберебезгә саулык бирсен, бу изге эшләребезнең савабы булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев