Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ПЕНСИЯ ФОНДЫ ХӘБӘР ИТӘ

Җыелган акча югалмый

Татарстанда Россия Пенсия фонды хокук кабул итүчеләргә 17,5 млн. сум пенсия тупланмасы акчасын түләде. Әлеге чор дәвамында гариза белән страховать ителгән кешеләрнең хокукларын кабул иткән 2,5 меңнән артык кеше мөрәҗәгать итте, диде Пенсия фондының ТРдагы бүлеге управляющие Марсель Имамов. Хокук кабул итүчеләр игътибарына! Хокук кабул итүчеләр пенсия тупланмалары акчасын алу...

Татарстанда Россия Пенсия фонды хокук кабул итүчеләргә 17,5 млн. сум пенсия тупланмасы акчасын түләде. Әлеге чор дәвамында гариза белән страховать ителгән кешеләрнең хокукларын кабул иткән 2,5 меңнән артык кеше мөрәҗәгать итте, диде Пенсия фондының ТРдагы бүлеге управляющие Марсель Имамов.

Хокук кабул итүчеләр игътибарына! Хокук кабул итүчеләр пенсия тупланмалары акчасын алу турындагы гариза белән Россия Пенсия фондының территориаль органына страховать ителгән кеше вафатыннан соң 6 ай эчендә мөрәҗәгать итәргә тиешләр. Пенсия тупланмалары страховать ителгән кеше аңа хезмәт пенсиясенең туплана торган өлеше билгеләнгәнгә кадәр үлгән очракта гына мирас булып күчә ала.

Хокук кабул итүче вафат булган кешенең туганы булмаска да мөмкин. Бу страховать ителгән кеше конкрет берәү яки, һәркайсының өлешен билгеләп, берничә кеше файдасына гариза биргән очракта мөмкин. Мондый гаризаны тору урыны буенча Пенсия фонды бүлегендә язарга була.

Әгәр дә кеше пенсия тупланмасы акчасын бирү турында гариза калдырмаган булса, хокук кабул
ит
үчеләр закон нормалары нигезендә билгеләнә. Беренче чираттагылар - балалары, шул исәптән уллыкка-кызлыкка алынганнары, ире яки хатыны, әти-әниләре. Андыйлар булмаса, пенсия тупланмасы икенче чираттагыларга - абый-апаларга, эне-сеңелләргә, әби-бабайларга һәм оныкларга бирелә.

Әгәр дә үлүче пенсияне дәүләт финанславы Программасында да катнашкан булса, Программа кысаларындагы барлык взнослары һәм дәүләт белән уртак финанслау акчалары аның хокукын кабул итүчеләргә түләнә.

Хокук кабул итүчеләргә түләнә торган пенсия тупланмасына физик затлар салымы салынмый.

Пенсия тупланмаларының мирас булып күчүе турында тулырак мәгълүмат алу, шулай ук гариза бланкларын күчерү өчен Россия Федерациясе Пенсия фондының "Хокук кабул итүчеләргә пенсия тупланмаларын түләү" бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Пенсия фонды идарәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев