Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ПЕНСИЯ ФОНДЫ ХӘБӘР ИТӘ

Отчетлар үз вакытында килсен

Пенсия фонды эш бирүчеләрдән 2012 нче елның 1 нче яртыеллыгына мәҗбүри пенсия һәм медицина страхованиесе өчен исәпләнгән һәм түләнгән иминият взнослары, шулай ук шәхсиләшкән учет мәгълүматлары кабул итә башлады. Предприятиеләр отчетны Россия Пенсия фондының территориаль органы тарафыннан эшләнгән график нигезендә, әмма 2012 нче елның 15 нче августыннан да соңга калмыйча...

Пенсия фонды эш бирүчеләрдән 2012 нче елның 1 нче яртыеллыгына мәҗбүри пенсия һәм медицина страхованиесе өчен исәпләнгән һәм түләнгән иминият взнослары, шулай ук шәхсиләшкән учет мәгълүматлары кабул итә башлады.
Предприятиеләр отчетны Россия Пенсия фондының территориаль органы тарафыннан эшләнгән график нигезендә, әмма 2012 нче елның 15 нче августыннан да соңга калмыйча тапшыралар. Страховать итүчеләр белән Пенсия фонды органнары арасында документлар йөртү электрон төстә булса, бу отчетны кабул иткәндә һәм эшкәрткәндә оешмаларның да, Пенсия фонды территориаль органнарының да эшен киметә, страховать
итүчеләрнең отчетны үз вакытында һәм тиз арада тапшыруын тәэмин итә. Страховать итүченең эшләүчеләре саны 50 кешедән артса (2010 нчы елда бу норма 100 кешедән артык иде), отчетны электрон-санлы язма белән электрон төстә тапшыру зарур. Пенсия фонды эшләүчеләр саны 50 дән ким булучыларга да отчетны электрон төстә тапшырырга киңәш итә.
Документларның формасы һәм аларны теркәү инструкциясе, электрон төстә отчет бирү программасы, график нигезендә тапшыру сроклары һәм Пенсия фонды органнарына отчет бирүнең башка мәсьәләләре буенча мәгълүмат www.pfrrt. ru сайтының төп битендә "Все для представления отчетности" баннерында урнаштырылган.
Отчетның ике төрен дә бер үк вакытта кабул итү хаталарны киметә һәм сыйфатны яхшырта. Исегезгә төшерәбез: 2011 нче елдан эш бирүчеләргә квартал саен Пенсия һәм мәҗбүри медицина страхованиесе фондларына отчет кына түгел, ә бәлки шәхсиләшкән учет мәгълүматларын да тапшырырга кирәк. Квартал саен яңадан исәпләү мәгълүматларын тапшыру, булачак хезмәт пенсиясенең тупланулы өлешен дә кертеп, гражданнарның пенсия хокуклары турында мәгълүматларны яңарту һәм тулыландыру зарурлыгынан килеп чыга. Бу, үз чиратында, страховать ителгән кешеләрнең аларга пенсия билгеләгәндә исәпкә алына торган пенсия хокуклары турындагы мәгълүматларның тулылыгына йогынты ясый.
Пенсия фонды отчет әзерләүне соңгы көнгә калдырмаска, аны алдан ук тапшырырга киңәш итә. Отчет бирү срокларын үтәмәгән иминият взнослары түләү-челәргә карата законда штраф салу күздә тотылган.
Тел.: 8843-65-2-30-91 (2-30-48). Интернет-сайтлар: www.pfrf.ru, www.pfrrt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев