Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ПЕНСИЯ ФОНДЫ ХӘБӘР ИТӘ

ХОКУК КАБУЛ ИТҮЧЕЛӘР ИГЪТИБАРЫНА!

РФ Хөкүмәте 03.11.2007 ел № 741 карары белән вафат булган страховать ителгән кешенең хокукын кабул итүчеләргә РФ Пенсия фонды тарафыннан шәхси лицевой счетның махсус өлешендә исәпкә алынган пенсия тупланмалары акчасын түләү Кагыйдәләрен раслады. Кагыйдәләр пенсияләренең туплана торган өлешен булдыру үлем датасына РФ Пенсия фонды аша тормышка ашырылган страховать ителгән кешеләрнең...

РФ Хөкүмәте 03.11.2007 ел № 741 карары белән вафат булган страховать ителгән кешенең хокукын кабул итүчеләргә РФ Пенсия фонды тарафыннан шәхси лицевой счетның махсус өлешендә исәпкә алынган пенсия тупланмалары акчасын түләү Кагыйдәләрен раслады.
Кагыйдәләр пенсияләренең туплана торган өлешен булдыру үлем датасына РФ Пенсия фонды аша тормышка ашырылган страховать ителгән кешеләрнең хокукын кабул итүчеләргә, шулай ук хезмәт пенсияләренең туплана торган өлеше үлем датасына дәүләткә карамаган пенсия фонды аша тормышка ашырылган үлгән страховать ителгән кешеләрнең хокукларын кабул итүчеләргә кагыла.
Хокук кабул итүчеләр гариза буенча һәм закон буенча хокук кабул итүчеләргә бүленә. Гариза буенча хокук кабул итүчеләр - пенсия тупланмалары акчасын бүлү турындагы гаризада күрсә-телгән кешеләр. Закон буенча хокук кабул итүчеләр - үлгән страховать ителгән кешенең туганнары, аларга үлгән страховать ителгән кешенең пенсия тупланмалары акчасы Кагыйдәләрдә билгелән-гән эзлеклелектә яшенә һәм эшкә сәләтенең нинди хәлдә булуына бәйсез рәвештә түләнә. Кагыйдә нигезендә пенсия тупланмалары акчасы түбәндәге тәртиптә түләнә: беренче чиратта - балаларга, шул исәптән уллыкка (кызлыкка) алынганнарына, иренә (хатынына) һәм әти-әниләренә яки уллыкка алучыларга; икенче чиратта - абый-энеләргә, апа-сеңелләргә, бабайларга, әбиләргә, оныкларга.
Хокук кабул итүчеләрнең пенсия тупланмалары акчасын түләү (выплата) яки аларны алудан баш тарту турындагы мөрәҗәгате РФ Пенсия фондының теләсә кайсы территориаль органына хокук кабул итүченең үзе сайлап алуы буенча тиешле формадагы гариза бирү юлы белән страховать ителгән кеше үлгән көннән 8 ай узганга кадәр тормышка ашырыла.
Пенсия тупланмалары акчасын түләү турындагы гариза белән мөрәҗәгать итү срогы шушы срокны уздырып җибәргән хокук кабул итүченең гаризасы буенча суд тәртибендә торгызылырга мөмкин.
Страховать ителгән кеше 01.01.2002-23.05.2005 еллардагы чорда вафат булса, пенсия тупланмаларын түләү өчен срокны яңарту таләп ителми.
Хокук кабул итүчеләр гариза яки башка документларын Биектау районындагы Пенсия фонды Идарәсенә үзләре дә китереп бирә алалар, башка юл белән дә җибәрә алалар.
Гаризага түбәндәге документларны теркәргә кирәк: гариза белән мөрәҗәгать итүченең шәхесен раслаучы документ (паспорт); үлгән кеше белән туганлык мөнәсәбәтләрен раслаучы документлар (никах теркәү турындагы таныклык, туу турындагы таныклык); страховать ителгән кешенең үлүе турындагы таныклык; үлгән кешенең ОПС иминият таныклыгы; гариза белән мөрәҗәгать итүченең иминият таныклыгы; хокук кабул итүченең кредит учреждениеләрендәге гамәлдәге лицевой счеты.
Кайнар линия телефоны 074, 3-16-13, 3-11-51.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев