Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ПЕНСИЯ ФОНДЫ ХӘБӘР ИТӘ

Гражданнарның пенсия хокукларын яклау

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасындагы бүлеге һәм Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең ТРдагы Идарәсенең "Бергә эш итүнең нәтиҗәлелеген арттыру турында"гы бердәм карары нигезендә 2012 нче елның 1 июненнән 30 июненә кадәрге чор "Россия Пенсия фондына иминият взнослары килү айлыгы" дип игълан ителгән иде. "Айлык" Россия Пенсия фонды органнарының суд приставлары...

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасындагы бүлеге һәм Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең ТРдагы Идарәсенең "Бергә эш итүнең нәтиҗәлелеген арттыру турында"гы бердәм карары нигезендә 2012 нче елның 1 июненнән 30 июненә кадәрге чор "Россия Пенсия фондына иминият взнослары килү айлыгы" дип игълан ителгән иде.
"Айлык" Россия Пенсия фонды органнарының суд приставлары службасы белән бергә эшләвенең нәтиҗәлелеген арттыру, Пенсия фонды исәбенә акчаны мөмкин кадәр күбрәк китерү максатында уздырылды.
Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, шулай ук страховать ителгән кешеләрнең хезмәт һәм пенсия хокукларын яклау максатында Пенсия фондының Биектау районындагы Идарәсе белгечләре һәм суд приставлары-башкаручылар иминият взнослары буенча бурычны мәҗбүри алу буенча бердәм эшне активлаштырдылар, түләргә тиешле кешеләрнең счетларындагы акчага һәм мөлкәтләренә арест салу өчен бердәм рейдлар оештырдылар, бурычлыларның башка урыннарга бару хокукын чикләү эше оештырылды, законлы көченә кергән суд актларын (РФ Җинаять кодексының 315 нче статьясы) башкару вазифаларын үтәмәүче оешма җитәкчеләрен җавапка тарту турында гаризалар кабул ителде.
Башкарылган бердәм эш нәтиҗәсендә 2010-2011 нче еллардагы бурычлар буенча 364,1 мең сум, 2010 нчы елның 1 нче гыйнварына кадәрге бурыч буенча 2573,6 мең сум иминият взносы килде. Айлык чорында бурыч суммасы 1219,9 мең сум тәшкил иткән шәхси эшмәкәрләр - явыз ният белән түләмәүчеләр буенча Россия Федерациясе чикләреннән узу хокукын чикләүгә 71 гариза юлланды.
Районда бурычларын озак вакыттан бирле түләмәүчеләр: "Нур-Авто 2", "АгроСтар", "Экоскин", "Вира", "Биектау" сәүдә-күңел ачу комплексы җаваплылыгы чикле ширкәтләре, шәхси эшмәкәрләр М.М.Газизова, Ш.Ш.Садыйков, Э.Р.Нуриәхмәтова. Агымдагы елдагы тиешле түләүләрне тулысынча күчерү - пенсия түләүгә йогынты ясаучы төп шартларның берсе. Түләү дәрәҗәсе түбән булу Пенсия фондына иминият взнослары буенча гомуми бурычның артуына китерә. Уздырылган рейдлар бергәләп башкарган чараларның нәтиҗәле булуын күрсәтте. Шуңа күрә Биектау районындагы Пенсия фонды идарәсе һәм суд приставларының район бүлеге мәҗбүри пенсия страхованиесенә иминият взнослары буенча бурычны алуда киләчәктә дә актив эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев