Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ПЕНСИЯ ФОНДЫ ХӘБӘР ИТӘ

Дәүләт белән уртак финанслау

Татарстан Республикасында пенсияне дәүләт белән уртак финанслау программасында катнашучылар саны 160 000 кешедән артты, Россия күләмендә андыйлар 6 миллионнан күбрәк тәшкил итә. Дәүләт белән уртак финанслау акчасын 2012 нче елда алу өчен 2011 нче елның 27 нче декабренә кадәр булачак пенсиянең тупланмалы өлешенә 2000 сумнан алып 12000 мең сумга кадәрле...

Татарстан Республикасында пенсияне дәүләт белән уртак финанслау программасында катнашучылар саны 160 000 кешедән артты, Россия күләмендә андыйлар 6 миллионнан күбрәк тәшкил итә.

Дәүләт белән уртак финанслау акчасын 2012 нче елда алу өчен 2011 нче елның
27 нче декабренә кадәр булачак пенсиянең тупланмалы өлешенә 2000 сумнан алып 12000 мең сумга кадәрле взнос кертергә кирәк иде. Мондый очракта дәүләт бу взносны икеләтә арттыра - сезнең пенсия исәбенә шундый ук сумма күчерелә. Түләү квитанцияләре бланкларын Россия Федерациясе Пенсия фонды сайтында табарга була. Түләү документларын игътибар белән тутырырга кирәк, анда шәхси пенсия счеты номерының банк билгесендә дә булуы шарт. Банк куйган билгедә шәхси пенсия счеты күрсә-телмәсә, Дәүләт белән уртак финанслау Программасында катнашучыларга взнослар күчереп булмаячак.

Пенсияләрне дәүләт белән уртак финанслау Программасы кысаларында өстәмә страховой взнослар түләү турындагы түләү поручениесе күчермәсен тору урыны буенча Пенсия фондының территориаль органына түләнгән квартал тәмамланган көннән 20 көннән дә соң-га калмыйча китерергә кирәк.

- Татарстан Республикасында яшәүчеләр өстәмә взнослар күчерү өчен ТРның Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре Порталына (https://uslugi. Tatar.Ru/pension-fund) мөрәҗәгать итә һәм пластик кредит картасыннан файдаланып түли алалар, - ди Россия Пенсия фондының ТРдагы бүлеге управляющие М. М. Имамов. - Түләгән өчен взнос алынмый. Әлеге алым белән түләү өчен www. Pfrf. ru һәм www. Pfrrf. ru сайтларында "Оплатить добровольные страховые взносы" баннерыннан да файдаланырга була.

Пластик карталары булмаучылар квитанцияне элеккечә үк Россия Пенсия фондының ТРдагы бүлегенең күрсәтелгән Интернет-ресурсларында "Формирование квитанции на оплату взносов в Пенсионный фонд" баннеры аша электрон төстә үзләре тутыра һәм аның белән өстәмә страховой взнослар түләү өчен теләсә кайсы кредит учреждениесенә мөрәҗәгать итә алалар.

Россия Пенсия фонды пенсияләрне дәүләт белән уртак финанслау Программасында катнашу мәсьәләләре буенча гражданнарга аңлатмалар бирә. 8 800 505-55-55 телефоны буенча (Россиядә бушлай) теләге булган һәркем Программаның ничек эшләве турында тулы мәгълүмат ала ала.

Программага 2013 нче елның 1 нче октябренә кадәр керергә була. Ул кеше беренче взносын күчергән көннән алып, 10 елга исәпләнгән. Анда катнашу өчен тору урыны буенча Пенсия фондына килеп, үзең гариза язарга, я аны эш бирүчең, я булмаса трансферт-агент (банклар, Россия Почтасы һ.б. ) аша тапшырырга була. Программага дәүләт хезмәтләре Интернет-порталы (www. Gosuslugi. ru) аша да керергә мөмкин. Порталда һәркем файдалана ала.

Пенсия фонды идарәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев