Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ПЕНСИЯ ФОНДЫ ХӘБӘР ИТӘ

ДАРУМЫ, ӘЛЛӘ АКЧАМЫ?

Социаль ярдәм күрсәтү, шул исәптән ташламалы рецептлар белән дарулар алу - дәүләт тарафыннан билгеләнгән чаралар. Тик мондый ярдәм формасын сайлаганда ялгышмаска кирәк. Кеше үзен ярыйсы гына хис иткәндә, хроник чирләре борчымаганда ул натуралата ташламаларны акчага алыштыруга өстенлек бирә. Ә инде хәле начараеп китеп, күп дарулар белән озаклап дәвалану зарурлыгы килеп...

Социаль ярдәм күрсәтү, шул исәптән ташламалы рецептлар белән дарулар алу - дәүләт тарафыннан билгеләнгән чаралар. Тик мондый ярдәм формасын сайлаганда ялгышмаска кирәк.
Кеше үзен ярыйсы гына хис иткәндә, хроник чирләре борчымаганда ул натуралата ташламаларны акчага алыштыруга өстенлек бирә. Ә инде хәле начараеп китеп, күп дарулар белән озаклап дәвалану зарурлыгы килеп туганда акчалата компенсациянең җитмәячәге ачыклана.
Әгәр дә сез акчалата компенсацияне сайлап, аның отышлы булмавына инангансыз икән, социаль хезмәтләр тупланмасын алу хокукын кире кайтару Пенсия фондына тиешле формадагы гариза биргәннән соң гына мөмкин булачак.
Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы 2013 нче елда бушлай дарулата ярдәмнән файдалану өчен социаль хезмәтләр тупланмасын алуны яңарту турында агымдагы елның
1 нче октябреннән дә соңга калмыйча Пенсия фондына гариза бирергә киңәш итә. Әлеге көннән соң социаль хезмәтләр тупланмасын алу хокукын ел дәвамында яңарту мөмкин булмаячак (бу Россия Федерациясе законнарында күздә тотылмаган).
Үзегезнең сәламәтлегегез генә түгел, ә бәлки туганнарыгыз, якыннарыгызның сәламәтлеге, тынычлыгы һәм иминлеге кайсы якны сайлавыгызга бәйле булачак. Анык карарга килгәнче дәвалаучы табиб белән киңәшләшегез.
2012 нче елда бушлай дарулар алучыларга Пенсия фондына гариза бирү зарурлыгы юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев