Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ПЕНСИЯ ФОНДЫ ХӘБӘР ИТӘ

Ана капиталын – торак шартларын яхшыртуга

Дәүләт учреждениесе - Россия Федерациясе Пенсия фондының Биектау районындагы идарәсе 2014 елның 13 октябренә Пенсия фондыннан ана (гаилә) капиталына дәүләт сертификаты алган гаиләләр санының безнең районда 2073 кә җитүен хәбәр итте. Ана (гаилә) капиталы акчасын файдалануның иң күп кулланыла торган юнәлеше булып элеккечә үк торак шартларын яхшырту кала. 2014 елда...

Дәүләт учреждениесе - Россия Федерациясе Пенсия фондының Биектау районындагы идарәсе 2014 елның 13 октябренә Пенсия фондыннан ана (гаилә) капиталына дәүләт сертификаты алган гаиләләр санының безнең районда 2073 кә җитүен хәбәр итте.

Ана (гаилә) капиталы акчасын файдалануның иң күп кулланыла торган юнәлеше булып элеккечә үк торак шартларын яхшырту кала.

2014 елда 156 гаилә ана (гаилә) капиталы акчасын (барлыгы 64,3 млн. сумлык) торак шартларын яхшыртуга тотты. Тагын 41 гаилә, кредитка кермичә, 14,9 млн. сумлык ана капиталы акчасын торак сатып алуга, төзүгә яки реконструкцияләүгә сарыф итеп, яшәү шартларын яхшыртты.

Ана (гаилә) капиталы акчасын, торак шартларын яхшыртудан тыш, балаларны укыту яки белем бирү учреждениесенә йөртү, я булмаса сертификат иясенең булачак пенсиясен арттыру өчен дә файдаланырга мөмкин.

Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтү программасын тормышка ашыруның вакыт кысаларына килгәндә исә Пенсия фонды гамәлдәге закон нигезендә ана капиталы хокукы алу өчен сертификатка хокук бирәчәк баланың 2016 елның 31 декабренә кадәр тууы яки уллыкка (кызлыкка) алынуы зарури булуын искә төшерә. Ә сертификатның үзен алу һәм аның акчасыннан файдалану вакыты чикләнмәгән.

Шулай итеп, ана (гаилә) капиталы алырга хокукы булган гаиләләргә аны кая да булса сарыф итәргә ашыкмаска да мөмкин, ана капиталы күләменең ел саен индексацияләнүен истә тотсаң, бигрәк тә. 2007 нче елда аның күләме 250 мең сум тәшкил иткән булса, 2014 елда инде ул 429 мең 408 сум 50 тиенгә җитте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев