Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ПЕНСИЯ ФОНДЫ ХӘБӘР ИТӘ

Акчамы, ташлама алыргамы – төптән уйлап хәл итегез

Социаль хезмәтләрдән файдаланучылар игътибарына! Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге искә төшерә: социаль хезмәтләр алу хокукы булганнар - федераль ташламалардан файдаланучылар социаль хезмәтләрне натуралата яки акчалата алу мөмкинлегенә ия. Законда хезмәтләрне тулысынча да, өлешчә дә алыштыру күздә тотылган. 2012 нче елның 1 апреленнән социаль хезмәтләр җыелмасына аена 795 сум 88 тиен...

Социаль хезмәтләрдән файдаланучылар игътибарына!
Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге искә төшерә: социаль хезмәтләр алу хокукы булганнар - федераль ташламалардан файдаланучылар социаль хезмәтләрне натуралата яки акчалата алу мөмкинлегенә ия. Законда хезмәтләрне тулысынча да, өлешчә дә алыштыру күздә тотылган. 2012 нче елның 1 апреленнән социаль хезмәтләр җыелмасына аена 795 сум 88 тиен җибәрелә, шул исәптән дарулар белән тәэмин итүгә - 613 сум, төп авыруларга профилактика өчен санаторий-курортларда дәвалану путевкалары бирүгә - 94 сум 83 тиен, шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрүгә, шулай ук дәвалану урынына шәһәрара транспортта бушлай барып кайтуга - 88 сум 05 тиен.
Социаль хезмәтләр җыелмасын натуралата алудан баш тарту турында гариза биргән булсагыз һәм моннан соңгы елларда да акчалата алырга теләсәгез, сезгә үз карарыгызны үзгәрткәнгә кадәр Пенсия фондына мөрәҗәгать итү зарурлыгы юк.
Әгәр дә инде фикерегезне үзгәртеп, киләсе елның 1 гыйнварыннан тагын социаль хезмәтләр тупланмасыннан файдаланырга теләсәгез яки аларны алу хокукы сезгә беренче тапкыр бирелсә, 1 нче октябрьгә кадәр Пенсия фондына гариза бирергә кирәк.
"Социаль хезмәтләр тупланмасын алу хокукына ия булучылар - федераль ташламалардан файдаланучыларга ветераннар; инвалидлар, инвалид балалар; фашизмның ул вакытта балигъ булмаган әсирләре; радиация йогынтысына дучар булган кешеләрнең аерым категорияләре керә. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукына 370 мең кеше ия", - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге управляющие Марсель Имамов.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев