Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ПЕНСИЯ ФОНДЫ ХӘБӘР ИТӘ

1 апрельдән пенсияләр артты

2013 елның 1 апреленнән хезмәт пенсияләре артты. Хәзерге хезмәт пенсиясе күләмен мөстәкыйль рәвештә исәпләү өчен, 2013 нчы елның мартында алынган пенсияне индексация коэффициентына - 1,033 - тапкырларга кирәк. 2013 елның 1 апреленнән социаль пенсияләр 1,0181 индексация коэффициентын исәпкә алып, яңа күләмнәрдә билгеләнә. Дәүләт пенсия белән тәэмин ителеше буенча пенсияләрнең күләмнәре...

2013 елның 1 апреленнән хезмәт пенсияләре артты. Хәзерге хезмәт пенсиясе күләмен мөстәкыйль рәвештә исәпләү өчен, 2013 нчы елның мартында алынган пенсияне индексация коэффициентына - 1,033 - тапкырларга кирәк.

2013 елның 1 апреленнән социаль пенсияләр 1,0181 индексация коэффициентын исәпкә алып, яңа күләмнәрдә билгеләнә.

Дәүләт пенсия белән тәэмин ителеше буенча пенсияләрнең күләмнәре (очучы-сынау составы хез-мәткәрләре исәбеннән гражданнарга тиешле елларны эшләгән өчен түләнә торган пенсияләрдән тыш), шул исәптән тагын да зуррак күләмдә сакланган пенсияләрнең күләмнәре (мәсәлән, инвалидлык буенча пенсиядән картлык буенча пенсиягә гаризасыз күчергәндә инвалидлык буенча пенсия күләмендә сакланган картлык буенча социаль пенсияләр).

1200 сум күләмендәге инвалидларны, картларны, дәвалау учреждениесе нәтиҗәсе буенча даими тәрбиягә мохтаҗларны яки 80 яшькә җиткән картларны тәрбияләүче хезмәткә сәләтле эшләмәүче гражданнарга компенсация түләве 2013 елның 1 апреленнән артмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев