Татарстанда мәктәпләр иминлегенә 2 млрд сумга якын акча бүлеп бирелде
МӘГАРИФ

Татарстанда мәктәпләр иминлегенә 2 млрд сумга якын акча бүлеп бирелде

2026 елда Татарстанда мәгариф учреждениеләренең иминлеген тәэмин итүгә республика бюджетыннан 2 млрд сумга якын акча бүлеп бирелгән. Бу хакта август киңәшмәсендә ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

Мәктәпләрне саклау сыйфатын арттырырга ниятлиләр

Илсур Һадиуллин сүзләренчә, Түбән Камадагы 37нче лицейда булган фаҗигадән соң иминлек мәсьәләләре өстенлекле юнәлеш булып калырга тиеш. Сак хезмәте белгечләренең бер сәгатьлек эш бәясе 230 сумга кадәр арттырылган.

Мәгариф һәм фән министрлыгында бу үзгәреш мәктәпләрне саклау сыйфатын күтәрергә ярдәм итәр дип өметләнәләр.

Татарстан мәктәпләренә 59 яңа автобус кайтачак

Быел Татарстанның мәктәп автобуслары паркы 59 транспорт чарасы белән тулыланачак. Алар иске автобусларны алыштыру һәм яңа маршрутлар ачу өчен җибәреләчәк.

Мәктәпләрдә бәхәсләрне җайга салу комиссияләре булдырылачак

Россия Мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр иткәнчә, 1 сентябрьгә кадәр барлык мәктәпләрдә дә белем бирү процессында катнашучылар арасында килеп чыккан бәхәсләрне җайга салу комиссияләре төзелергә тиеш.


Нет комментариев