Россиядә педагогларны деструктив тәртипне профилактикалауга өйрәтәләр
Россиядә педагог-психологлар һәм социаль педагоглар балигъ булмаганнар арасында деструктив тәртипне профилактикалау буенча махсус укыту үтәчәк. Бу хакта хөкүмәт документына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
Укыту программаларын төбәк мәгариф органнары колледжлар, техникумнар һәм училищелар белән берлектә оештырачак. Әлеге программаларда белем бирү оешмалары җитәкчеләренең куркынычсызлык өчен җаваплы урынбасарлары һәм профиль белгечләр катнашачак.
Аерым игътибар яшүсмерләр арасында рисклы тәртипне кисәтүгә һәм куркынычсыз белем бирү мохитен булдыруга юнәлтеләчәк.
Җаваплы башкаручылар ел саен башкарылган эш турында Россия Мәгариф министрлыгына хисап тапшырырга тиеш булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев