Россия мәктәпләрендә яңа фән — «Россиянең рухи һәм әхлакый мәдәнияте» кертелә
Яңа уку елыннан башлап илнең барлык мәктәпләрендә «Россиянең рухи-әхлакый мәдәнияте» дигән яңа уку фәне кертеләчәк. Бу хакта Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы хәбәр итә.
Әлеге предмет 5–7 сыйныф укучылары өчен укыту программасына өстәлә. Ул балаларда рухи кыйммәтләрне, әхлак нормаларын һәм җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту культурасын формалаштыруга юнәлтелә.
Фән мәктәп белем бирү системасының бер өлеше буларак кертелә һәм уку процессында мөһим тәрбияви юнәлешләрнең берсе итеп карала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев