Рособрнадзор 2026 елда ЕГЭ алдыннан укучыларны тикшерүне тыйды
Рособрнадзор 2026 елда ЕГЭ үткәргәндә катнашучыларны тикшерүне тыя торган рекомендацияләрне раслады. Бу хакта РИА Новости танышкан документта әйтелә.
Имтихан уздыру пунктларында тәртипне тәэмин итүче оештыручылар һәм хезмәткәрләр катнашучыларга да, аларның шәхси әйберләренә дә кагылмаска тиеш.
Металл детекторы сигнал биргән очракта, имтихан тапшыручыга сигнал китергән предметны шәхси әйберләр саклау өчен махсус урынга үзе теләп тапшырырга яки озата баручыга бирергә тәкъдим ителәчәк.
Әгәр катнашучы бу таләпне үтәүдән баш тартса, ул имтиханга кертелмәячәк. Резерв срокларда яңадан тапшыру мөмкинлеге аерым каралачак — карарны Дәүләт имтихан комиссиясе рәисе кабул итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев