Мәктәпләрдә дәрес вакытында телефон куллану тыела
МӘГАРИФ

Мәктәпләрдә дәрес вакытында телефон куллану тыела

Россия мәктәпләрендә 1 сентябрьдән дәрес вакытында мобиль телефоннар куллану рәсми рәвештә тыела.

Яңа кагыйдәләр 1 сентябрьдән гамәлдә

Министрлык боерыгы укучыларга дәрес вакытында электрон җайланмалар кулланудан тыелырга куша. Бу чикләүләр федераль законда инде билгеләнгән иде, ә яңа документ аларны уку процессын оештыру кагыйдәләре белән тулыландыра. Телефоннарны гадәттән тыш хәлләрдә, шулай ук укучыларның һәм хезмәткәрләрнең гомеренә яки сәламәтлегенә турыдан-туры куркыныч янаганда гына кулланырга мөмкин. Тәртип бозган укучыны сыйныфтан чыгару мөмкинлеге дә норматив рәвештә каралган.

Телефоннарны тәнәфестә куллануны мәктәп хәл итә

Тәнәфес вакытында гаджетлардан файдалану тәртибен һәр мәктәп үзе билгели. Бу кагыйдәләр белем бирү оешмасының эчке документларында күрсәтеләчәк. Мәгариф министрлыгы укытучыларга яңа нормаларны гамәлдә куллануда ярдәм итәчәк укучыларның тәртибен бәяләү буенча методик тәкъдимнәр дә әзерләгән.

Яңа уку елыннан Россиянең барлык мәктәпләрендә мобиль җайланмаларны куллануның бердәм тәртибе кертелә. Боерык 2026 елның 1 сентябрендә гамәлгә керә һәм 2027 елның 1 сентябренә кадәр дәвам итә. Укучыларга һәм ата-аналарга үз мәктәпләрендә билгеләнгән кагыйдәләр белән алдан танышырга тәкъдим ителә.


Нет комментариев