Мәгариф һәм медицина хезмәткәрләренә ялга бушлай юл хакы тәкъдим ителде
Дәүләт Думасында укытучылар һәм медицина хезмәткәрләренә ялга бару һәм кире кайту өчен бушлай юл хакы бирү тәкъдиме яңгырады. Бу турыда парламентка закон проекты кертелгән.
Инициаторлар — «Гадел Русия» фракциясе депутатлары, башында Сергей Миронов. Тәкъдим дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдә эшләүче хезмәткәрләргә кагыла.
Закон проекты Россия Федерациясенең Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә. Аерым алганда, ялга бару өчен транспорт чыгымнарын компенсацияләү хокукын рәсмиләштерү күздә тотыла.
Документка караганда, компенсация ике елга бер тапкыр бирелергә планлаштырыла. Крайний Северда эшләүче хезмәткәрләр өчен бу түләү ел саен сакланырга тәкъдим ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев