Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Ямаширмә «Йолдыз» балалар бакчасында «Иң милли тәрбияче - 2023» республикакүләм​ бәйгесенең йомгаклау туры булып узды

«Иң милли тәрбияче — 2023» исемен Саба районы Иләбәр «Умырзая» балалар бакчасы тәрбиячесе Вахитова Энҗе Гаптелбәр кызы яулады.

Бәйгене инде өченче ел рәттән Биектау муниципаль районы​ башкарма комитетының​ мәгариф бүлеге муниципаль казна учреждениесе,​ Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте” дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе, Биектау муниципаль районы Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасы оештыра.

Бәйге татар телендә белем бирүче тәрбиячеләрне барлау һәм үстерү максатыннан оештырыла.​ Бәйгегә барлыгы 175 эш кабул ителде, шулар арасыннан "Милли колоритлы мастер класс" , "Татарча иң яхшы шөгыль", "Иҗади номер", "Милли коллритлы дидактик уен", "Иң яхшы милли бәйрәм сценариясе" номинацияләрендә урыннар билгеләнеп, 1 нче урынга чыккан тәрбиячеләр "Йолдыз" балалар бакчасына чакырылды.

Бәйгегә Саба, Балтач, Чистай, Биектау, Теләче районнарыннан һәм Казан шәһәреннән 14 катнашучы җыелган иде. Алар​ "Иң милли тәрбияче"​ исеме өчен көч сынаштылар. Ике биремнән торган сынауда үзләренең милли белемнәрен, педагогик мәсьәләләрне чишә белү осталыкларын күрсәттеләр. 

Бәйгедә​ Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире , филология фәннәре кандидаты, доцент Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы, “Ак калфак” татар хатын кызларының иҗтимагый оешмасының Казан шәһәре һәм Биектау районы бүлеге​ җитәкчеләре, Биектау мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Миләүшә Рәшит кызы, милли мәгариф​ методисты Сәлимә Фәндүс кызы да хөрмәтле кунак буларак катнаштылар.

Бәйге югары дәрәҗәдә, милли рухта сугарылып, бер сулышта үтеп китте.
Бәйгегә килеп, иң яхшы дип табылган эшләрдән "Милли тәрбияче"( тәҗрибә уртаклашу) җыентыгы бастырылып, кунакларга тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев