Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Билал Шиһабетдинов: "Китап - зур коллективның тырыш хезмәте нәтиҗәсе"

- Билал Сәллахович, Биектау районында чыккан китап турында сөйләмәссезме? Бу китапны чыгару, халыкка җиткерү өчен кемнәр тырышты? Ул нәрсә турында? Алия ХӘЙРЕТДИНОВА -Китап "Биектау районы. Кичә. Бүген. Иртәгә" дип атала. Анда районның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйләнә. Бик күп тырышлыклар бәрабәренә безнең район турында беренче китап чыкты. Әлеге китап...

- Билал Сәллахович, Биектау районында чыккан китап турында сөйләмәссезме? Бу китапны чыгару, халыкка җиткерү өчен кемнәр тырышты? Ул нәрсә турында?

Алия ХӘЙРЕТДИНОВА

-Китап "Биектау районы. Кичә. Бүген. Иртәгә" дип атала. Анда районның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйләнә. Бик күп тырышлыклар бәрабәренә безнең район турында беренче китап чыкты. Әлеге китап өстендә район башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның сизгер җитәкчелегендә бик күп белгечләр эшләде. Редакция коллегиясе составындагы һәр кеше китап чыгаруга үзеннән зур өлеш кертте. Китап район тормышының барлык якларын, халык хуҗалыгын, һәр тармакны үз эченә алган. Биредә район тарихы, 12-13 гасырдан башлап, бүгенге көнгә кадәр яктыртылган. Китап - зур коллективның тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Аны әзерләп чыгаруда Р.Г.Кәлимуллин, Л.И.Галәүтдинова, Н.К.Әхмәтҗанов, З.З.Хөснияр, М.Т.Тимонина, С.Х.Шакирова, Б.С.Шиһабетдинов, Р.Н.Галимова, Х.А.Хәбибуллина, Р.Г.Газизов, Р.Х.Корбан катнашты. Китап 1000 экземплярда басылды. Укучылар игътибарына мөһим мәгълүмат белән тулы һәм бик матур рәсемнәр урнаштырылган 416 бит тәкъдим ителде. Ул үсеп килүче буынга, гомуми белем бирү мәктәпләрендә белем алучыларга аеруча файдалы.
-Китапның исеме үк игътибар үзәгендә - кешеләр, район тарихына, аның икътисадына, мәдәниятенә, мәгарифенә нигез салучылар икәнлеген күрсәтеп тора.
-Әйе. Тарихны өйрәнгәндә төп байлыгыбызның нәкъ менә кешеләр, бүгенге көнебезгә китереп җиткергән кешеләр булуын аңлыйсың. Алар - күренекле шәхесләр, җитәкчеләр, хезмәт коллективлары. Биредә ветеран җитәкчеләрнең фамилияләре дә урын алган. Ни кызганыч, күбесе безнең араларда юк инде. Район халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүгә зур өлеш кертүен дә истән чыгарырга ярамый. Безнең районда 6 Советлар Союзы Герое, 2 Социалистик Хезмәт Герое, 16 ике дәрәҗә Дан орденнары кавалеры бар. Меңләгән кеше фронтта һәм тылдагы фидакарь хезмәтләре өчен Советлар Союзы орденнары һәм медальләре белән бүләкләнгән.
-Моңа кадәр Биектау районында "Биектау районы тарихы очерклары" дигән китап кулдан кулга йөрде. Яңа китап алдагысыннан ни белән аерыла?
-"Биектау районы тарихы очерклары" дигән китап район оештырылуга 60 ел тулу уңаеннан чыгарылган иде. 20 ел узгач, кулыбызга яңа китап алдык. Беренче китапта төп игътибар тарихка, Бөек Ватан сугышы чорына, халыкның Җиңүгә керткән өлешенә бирелде. Яңа китапта исә тарих турында да, бүгенге көн турында да, районның киләчәк үсеше турында да тулы мәгълүмат тупланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев