Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Зур тормыш тәҗрибәсенә ия булучылар бәйрәме

Бу көнне бәйрәм кунаклары гомерләрен хез-мәткә багышлаган, балалар үстергән, хәзерге вакытта оныклар үстерергә булышучы биектаулылар булды. Мәдәният хезмәткәрләре алар өчен матур концерт әзерләде. Залда утыручылар барысы да якын танышлар кебек тоелды, чөнки һәр-кайсыннан җылылык, сөйкемлелек бөркелә иде. Биектаулыларга Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская котлау сүзе белән...

Бу көнне бәйрәм кунаклары гомерләрен хез-мәткә багышлаган, балалар үстергән, хәзерге вакытта оныклар үстерергә булышучы биектаулылар булды. Мәдәният хезмәткәрләре алар өчен матур концерт әзерләде.

Залда утыручылар барысы да якын танышлар кебек тоелды, чөнки һәр-кайсыннан җылылык, сөйкемлелек бөркелә иде. Биектаулыларга Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская котлау сүзе белән мөрәҗәгать итте:

- Берегез дә үзен өлкән кеше дип хис итмәсә дә, бу бик күркәм бәйрәм, - диде ул. - Иң мөһиме - сездә башкаларга кирәкле булу теләге бар. Якыннарыңның күзлә-ренә карап, аларга үзеңнең җылы хисләреңне белдереп, аларның чын йөрәктән чыккан гап-гади сүзләргә ничек шатлануларын күрү мөмкинлеге бирә торган көн булуы яхшы. Республикада матди иминлекнең нигезе дә нәкъ менә сезнең тырышлык белән салынды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сезгә хезмәтегез, бүген дә җәмәгать эшеннән читтә калмавыгыз, оныклар тәрбияләвегез өчен рәхмәт белдерергә кушты. Сезнең тәҗрибәгез республика үсеше өчен кирәк. Сез узган гомер, сез кылган хезмәт батырлыклары белән горурланырга кирәк. Балаларыгыз һәм оныкларыгыз үзегезне гел сөендереп кенә торсыннар, - диде Сәрия Харисовна.

Галия Камалова, баянчы Ринат Гыйльметдиновка кушылып, үзенең иң яраткан җырларының берсен башкарды. Өлкән башкаручылар катнаша торган "Балкыш" конкурсы лауреатлары үз үрнәк-ләрендә музыка яратуның, җырларның тормышны үзгәртүен, аны матуррак, мәгънәлерәк итүен исбатладылар. Ә конкурсларда катнашу фикердәшләр сафын тагын да тулыландыра.

- Өлкәннәр көне - безгә өченче чорга аяк басучылар турында уйланырга мөмкинлек бирә, - диде Биектау муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Минҗофар Усманова үзенең котлавында. - Районда 10 меңнән күбрәк пенсионер яши, шулар арасында 70 яше тулганнар 4 меңнән артык. Бездә 100 яшьлек үрне узган озын гомерлеләр дә бар - алар өчәү. Хезмәтегез өчен барыгызга да рәхмәт.

Залда утыручыларны үз бәйрәмнәре белән районның ветераннар советы рәисе Любовь Зотова да котлады. Ул, өлкән яшьтә булуларына карамастан, ветераннар бүген дә активлар дип билгеләп үтте: алар яшьләрнең физик һәм рухи халәте белән кызыксынып торалар. Һәрвакыт киләчәк турында уйлыйлар.

Милли гореф-гадәтләрне саклаучылар да, әлбәттә, пенсионерлар. "Веснянка" фольклор ансамбленең чыгышы нәкъ менә шуларга багышланды. Коллектив репертуарында халыкның яраткан җырлары бихисап. Усадта бер генә бәйрәм дә алардан башка гына узмый, алар бөтен җирдә башлап йөриләр. Авыл кешеләре җырларны ятлап бетергәннәр һәм рәхәтләнеп кушылып җырлыйлар, алардан бала-чага да калышмый.

Люзия Гайнуллина, Айзат Шакиров, Лилия Борһанова да бәйрәмгә җыелучыларга музыкаль котлауларын җиткерделәр. Бу көнне яңгыраган җырлар күпләрнең тормышындагы матур мизгелләр белән бәйле, чөнки гаиләдәге бәйрәмнәр, тантаналар да җырсыз гына узмый. "Балкыш" Балалар иҗат йорты каршындагы "Хыял" хореография коллективы кызлары һәм "Мирас" дуэтында катнашучы Луиза Биккузина белән Илсур Фәсхетдиновлар да чыгышлары белән сөендерделәр. Аларның дәртле биюләре күптәннән инде тамашачының күңелен яулап алды.

Тантаналы өлеш тәмамланганнан соң ветераннарны чәй табыны янына чакырдылар, анда алар, тәмләп чәй эчә-эчә, бер-берсе белән иркенләп аралаштылар.

Шушы бәйрәмдә Үзәк мәдәният йортына җыелган биектаулыларга карап торганнан соң, бу көнне зур тормыш тәҗрибәсе туплаган кешеләр көне дип атарга кирәк дигән фикер килә. Ил, республика, район өчен тырышуыгыз, туганнарыгыз һәм якыннарыгызга күрсәткән яхшылыкларыгыз өчен рәхмәт сезгә, ветераннар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев