Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Зур җирлектә беренче бәйрәм

Шуман һәм Чыршы авыл җирлекләре территорияләрен Каенлыкка берләштергәннән соң календарьдагы беренче бәйрәм Өлкәннәр көне булды. Ул мәктәпләр, укучылар, мәдәният хезмәткәрләре һәм ветераннарның үз-ләре катнашында бәй-рәм табыны әзерләп һәм концерт программалары оештырып, биш авылда узды. Әлеге чараларны әзер-ләп уздыруга депутатлар, яңа оештырылган Каенлык авыл җирлеге территориясендә эшләүче предприятие һәм учреждение җитәкчеләре,...

Шуман һәм Чыршы авыл җирлекләре территорияләрен Каенлыкка берләштергәннән соң календарьдагы беренче бәйрәм Өлкәннәр көне булды.

Ул мәктәпләр, укучылар, мәдәният хезмәткәрләре һәм ветераннарның үз-ләре катнашында бәй-рәм табыны әзерләп һәм концерт программалары оештырып, биш авылда узды.

Әлеге чараларны әзер-ләп уздыруга депутатлар, яңа оештырылган Каенлык авыл җирлеге территориясендә эшләүче предприятие һәм учреждение җитәкчеләре, барлык эшмәкәрләр булдыра алганча өлеш керттеләр: азык-төлекле һәм көн-күреш химиясе товарлары салынган пакетлар әзерләделәр, ихтыяҗы булган өлкәннәрне ашлык белән тәэмин иттеләр, бәйрәм табыны әзер-ләүдә матди ярдәм күрсәттеләр. Өлкәннәрне барлык авылларда да котладылар. Каенлык авылындагы бәйрәмдә "ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыятенең Биектау районындагы филиалы директоры Габдулла Галямов, ветераннар советы рәисе Әхәт Һидиятуллин катнашты. Алар өлкән буын вәкилләренә сәламәтлек, муллык, уңышлар теләделәр. Каенлык гомуми белем бирү мәктәбе укучылары чыгышлары, авыл мә-дәният йорты хезмәткәрләре тормышта була торган хәлләр турындагы көлкеле тамашалары белән әбиләр һәм бабайларны гаҗәпкә калдырдылар. Фойеда исә өлкәннәр, яшь чакларын искә төшереп, үзләре дә биергә чыктылар.

Чыршы авылында авыл җирлеге Советы депутаты, хуҗалык җитәкчесе Ленар Зарипов пенсия яшендәге берәүне дә игътибарсыз калдырмады. Мәктәптә өлкәннәргә укучылар һәм мәдәният хезмәткәрләре көче бе-лән әзерләнгән концерт программасы тәкъдим ителде. Концерттан соң бюджет оешмаларында эшләүчеләр аларны мәктәп ашханәсендә каршы алдылар. Чыршы авылының ветераннар советы рәисе Фоадия апа Ганиева бу чарага аеруча җентекләп әзер-ләнгән: ветеран колхозчыларның тормышыннан уңай мисаллар китерде, бәйрәмне оештыруга үзеннән өлеш кертүчеләрнең барысына да рәхмәтен әйтте. 80 яшьлек Мәншүрә апа Гатауллина узган гомер турындагы киң таралган татар җырын бик матур итеп җырлап бирүе белән бөтенесен таң калдырды.

Шуман авылына Бәерли, Олы Починокта яшәүче өлкәннәр чакырылды. Шуман мәктәбе коллективы, мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре, педагоглар, укучылар да ветераннарны күңелле һәм кызыклы программа, слайдлар һәм музыкаль номерлар белән сөендерделәр. Өлкәннәрне котлаулар һәм теләкләр юллау белән үрелеп барган бәйрәм чәй табыны янында дәвам итте. Ерактагы авылларда
яшәүчеләрне машина белән алып килделәр, мондый кайгыртучанлыкны "Красная заря" авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчесе күрсәтте.

Өнсә һәм Олыязда бергәләп җыелып чәй эчүләр, концерт караулар өйдәгечә җылы, ямьле шартларда узды. Өл-кәннәр бер-берсе белән рәхәтләнеп аралаштылар, яшь чакларын искә төшереп утырдылар. Концертта Наилә Фатыйх кызы Галәвиева күңелле җыры һәм шактый озын шигырьне яттан сөйләве белән сокландырды. Мәдәният хезмәткәрләре һәм Өнсә башлангыч мәктәбе коллективы чыгышларына өлкәннәрнең күңел кылларын тибрәтә торган тема сайлаганнар.

Авыл җирлеге башлыгы буларак, пенсионерларыбызның һәркайсына да сәламәтлек, озын гомер, киләсе елдагы Өлкәннәр көнен дә барысының да исән-имин каршылавын телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев