Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Жиребез буйлап Ат елы атлый

Районның Җиңү паркына куелган төп чыршысы 26 декабрьдә кабынды. Шушы көннән бүгенгә кадәр төрле бәйрәм чаралары дәвам итте. Бәйрәмгә төрле яшьтәге балалар җыелды. Нәни-ләр әти-әниләре, әбиләре белән җитәкләшеп йөрсәләр, зурраклар үз күңелләрен үзләре күр-деләр. Парк күптәннән инде Яңа елча киенде-бизәнде, җем-җем иткән күңелле утлары белән әллә кайдан ук игътибарны үзенә...

Районның Җиңү паркына куелган төп чыршысы 26 декабрьдә кабынды. Шушы көннән бүгенгә кадәр төрле бәйрәм чаралары дәвам итте.

Бәйрәмгә төрле яшьтәге балалар җыелды. Нәни-ләр әти-әниләре, әбиләре белән җитәкләшеп йөрсәләр, зурраклар үз күңелләрен үзләре күр-деләр.

Парк күптәннән инде Яңа елча киенде-бизәнде, җем-җем иткән күңелле утлары белән әллә кайдан ук игътибарны үзенә җәлеп итеп тора башлады. Биредә боздан ясалган төрле җәнлек, әкият геройлары сыннары пәйда булды. Чаналарга һәм ледянкаларга утырып шуу өчен тавы да бар. Теләге булучылар кечкенә ат - понига утырып та йөри алдылар, паровоз да нәни хуҗаларын көтеп алды. Шәхси эшмәкәрләр дә форсаттан файдаланып калырга ашыкканнар: уенчыклар, попкорн, баллы мамык саттылар, бәйрәм башланыр алдыннан, борыннарны кытыклап, шашлык исе таралды.

Бәйрәм Биектау авыл җирлеге башлыгы Геннадий Беспалов котлавыннан башланды. Ул җыелучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Мондый чараларда озын-озак сөйләп тору гадәте юк, шуңа күрә ул узып баручы елда булган кайбер мөһим вакыйгаларга гына тукталып узды.

- Быел безгә Пермяки авыл җирлеген куштылар, хәзер җирлек территориясендә унике меңләп кеше яши, - диде Геннадий Тимофеевич. - Торак төзелеше актив барды, күп катлы ике йорт файдалануга тапшырылды.

Авыл җирлеге башлыгы паркка килүчеләрне тагын бер тапкыр яңа 2014 нче ел белән котлады, җирлек һәм Биектау районы кешеләренә хезмәттә һәм укуда уңышлар, ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлекләр теләде.

Аннары тамаша башланды. Яңа ел бәйрәмендә әкиятсез һич мөмкин түгел. Биектау авылы мәдәният йортының үзешчән сәнгатьтә катнашучылары да нәкъ менә шулай фикер йөрткәннәр. Һәрвакыттагыча, әкиятнең төп эчтәлеге - яхшылык белән яманлыкның үзара көрәше. Кыш бабай белән Кар кызының юлына Убырлы карчык чыга һәм аларның балалар, бәйрәмгә җые-лучылар белән очрашуына комачаулау өчен төрле мәкерлекләр кыла. Урман җәнлекләре бергә берләшәләр дә, явызны җиңәләр. Нәтиҗәсе һәркемгә аермачык: дуслык әллә нинди явызлыкларны да җиңә.

Чыршы утларын кабызыр вакыт та җитте. Балалар һәм өлкәннәр Кыш бабай, Кар кызы белән бергә: "Раз, два, три, елочка гори!" дигән тылсымлы сүзләрне кычкырып әйттеләр. Районның төп чыршысы күз яуларын алырлык аллы-гөлле утлары белән тирә-якны яктыртып, тагын да ямьләндереп җибәрде. Аның тирәли әйлән-бәйлән уены башланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев