Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Әйшәдә балалар Сабантуе

Татар Әйшәсе авылында балалар Сабантуе бик күңелле үтте. Сабантуй - көтеп алган зур милли бәйрәмебез. Шуңа ул буыннардан буыннарга күчеп яши, һаман яшь, һаман матур булып кала. Барлык Сабантуйлар кебек, мәйданда милли киемнәр кигән кызлар һәм егетләр чыгыш ясады. Алар килгән кунакларны чәк-чәк белән сыйладылар. Халык биюеннән башка нинди бәйрәм...

Татар Әйшәсе авылында балалар Сабантуе бик күңелле үтте.
Сабантуй - көтеп алган зур милли бәйрәмебез. Шуңа ул буыннардан буыннарга күчеп яши, һаман яшь, һаман матур булып кала.
Барлык Сабантуйлар кебек, мәйданда милли киемнәр кигән кызлар һәм егетләр чыгыш ясады. Алар килгән кунакларны чәк-чәк белән сыйладылар. Халык биюеннән башка нинди бәйрәм инде ул! Балалар белән олылар, бергә күмәк-ләшеп, бер-берсен биергә чакырдылар.
Бәйрәмне алып баручылар - китапханәче Э.Шаһиева һәм Л.Хәйруллина балаларның барысын да төрле ярышларга җәлеп иттеләр. Бәйгеләр әйбер кисүдән башланды. Анда кечкенәләр бик теләп катнашты. Шулай ук чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, көянтә белән су ташу уеннарында катнашып, тапкырлыкта һәм тизлектә барлык балалар да ярыштылар. Яшүсмерләр кул көрә-шендә мавыгып катнаштылар һәм төрле ярма арасыннан кабак орлыгын эзләү уенын яратып уйнадылар. Алар белән бергә олылар да уеннарга кушылды.
Сабантуй сәхнәсендә концерт куелды. Аның программасына татар, рус җырлары һәм биюләре кергән иде, шигырьләр яңгырады.
Бер катнашучы да бүләксез калмады. Аларны әзерләргә Иске-Казан авыл җирлеге, ата-аналар һәм авыл кешеләре ярдәм итте.
Җиңүчеләр билгеләнеп, ярышларны тәмамлап, йомгак ясалды. Бу бәй-рәм балалар өчен, физик һәм рухи яктан чыныгып, сәламәт яшәү рәвешен алып барырга булышыр, дип ышанып калабыз.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев