Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

“ӘЙДӘГЕЗ, ЯШЬ БУЛЫП КАЛЫЙК!”

Өлкәннәр ункөнлегендә 3 нче Биектау урта мәктәбе ашханәсендә "Әйдәгез, яшь булып калыйк!" дигән ял кичәсе булды. Бәйрәмгә пенсионерлар, хәбәрләшеп-аралашып, эшлекле тормыш рәвеше белән яшәргә яратучылар чакырылды. Бу кичтә авыл мәдәният йортының үзешчән сәнгатьтә аеруча актив катнашучылары һәм Биектау авыл китапханәсенең тормышларын газета-журналларга көндәлек күзәтүдән башка күз алдына китерә алмаучылар җыелуы...

Өлкәннәр ункөнлегендә 3 нче Биектау урта мәктәбе ашханәсендә "Әйдәгез, яшь булып калыйк!" дигән ял кичәсе булды. Бәйрәмгә пенсионерлар, хәбәрләшеп-аралашып, эшлекле тормыш рәвеше белән яшәргә яратучылар чакырылды.
Бу кичтә авыл мәдәният йортының үзешчән сәнгатьтә аеруча актив катнашучылары һәм Биектау авыл китапханәсенең тормышларын газета-журналларга көндәлек күзәтүдән башка күз алдына китерә алмаучылар җыелуы да бер дә очраклы түгел.
Бәйрәм кунаклары килеп кергәч, мәктәп ашханәсе бөтенләй үзгәреп кит-кәндәй булды. Аларга шактый сюрпризлар әзерләнгән иде. Төр-ледән-төрле камыр ризыклары, җиләк-җи-мешләрдән сыгылып торган бәйрәм табыннары да җылы, дустанә мөнәсәбәт булдырырга ярдәм итте.
Биектау авыл җирлеге башлыгы Геннадий Тимофеевич Беспалов җые-лучыларны бәйрәм белән котлады һәм аларга бәхет, сәламәтлек теләде.
Төп рольләрне авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре башкарган сәхнәләштерелгән тамаша кунакларның көчле алкышларына лаек булды. "Василь бабайны" авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Татьяна Зеленяк, аның хатыны "Татьяна әби"не авыл китапханәсе мөдире Татьяна Роженцева, яшь күршеләре "Хәвәрия"не Биектау авыл мәдәният йорты директоры Хәвәрия Каюмова искиткеч оста башкардылар, ә телевидение тапшыруларын алып баручы роле авыл китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Гөлназ Гарифуллинага эләкте. Чакырылучылар тиз генә оештырылган сәхнәдә ниләр баруын тын да алмый күзәттеләр. Шунысын да әйтеп китәргә кирәк, бәйрәмне әзерләүчеләр кунакларның музыкаль зәвыклары белән алдан ук кызыксыналар. Килүчеләрнең күңелләрен шатлык хисләре белән тутырып, бер-бер артлы популяр җырлар яңгырый башлады. Әмма "алтын яшьләр" сүлпән тамашачы булып утырырга күнекмәгән. Галия Зиатдинова кулына микрофон алды, Әлфия белән Вилдан Шакировлар да аннан калышмадылар, икәүләшеп җырладылар. Элекке укытучы Әлфия Әүхәдиева үзе чыгарган шигырьләрен тамашачы хөкеменә тәкъдим итте. Үзәк китапханә хезмәткәрләре Вера Смирнова белән Татьяна Пачановаларның җырлавы да берәүне дә ваемсыз калдырмады. Бәйрәмнең иң абруйлы кунакларыннан берсе - Лидия Новожиловадан биектаулылар бу кичтә бик күп җылы сүзләр ишеттеләр.
Гадәттә пенсия яшендәге кешеләргә мөрәҗәгать итеп: "безнең алтын яшьләр" диләр. Ә менә Биектау авылы клубының үзешчән сәнгатьтә иң актив катнашучысы һәм иң өлкәне - 79 яшьлек Ркыя Сәлимбаеваны "агалтын яшьлеге" дип атамый һич мөмкин түгел. Күп еллар дәвамында ул Сабантуй поездында катнашучыларның берсе булды. Ул борынгы җырларны бик ярата. Аның башкаруында бу җырлар бөтенләй башкача яңгырый. Күңеленең һәрвакытта да яшь булуын ул яраткан җырларының берсе - "Җомга"ны матур итеп башкаруы белән тагын бер тапкыр раслады.
Концерт программасында шулай ук Розалия Шәйхетдинова, Кәүсәрия Садриева, Эльвира Заһидуллина, Ольга Семенова, Айсылу Газизуллина, "Яблоневый ряд" ансамбле дә катнашты. Шамил Гыйбаев бу кичтә җырлаучыларга кушылып уйнап кына калмады, ә бәлки 60-70-80 нче елларда киң таралган җырларга тезмә-попурри да башкарды.
Артистлар һәм тамашачыларның бер-берсе белән матур итеп аралашулары, бергәләп чыгыш ясаулары бу кичәне онытылмаслык дәрәҗәдә күңелле итте. Кунаклар тик кенә карап утырмадылар, биергә дә чыктылар, җырларга да кушылдылар. "Нинди көй икәнлеген әйтеп бир" дигән викторина бик күп уңай хисләр уятты. Артистлар әле көйне яңгырата гына башлыйлар, кунаклар инде аны әйтеп тә бирәләр.
Бәйрәмне оештыручылар чараны уздыруда матди ярдәм күрсәткәне өчен Биектау авыл җирлеге башлыгы Г.Т.Беспаловка рәхмәт белдерәләр. Авыл мәдәният йортының китапханә белән бергәләп эшләве уңай нәтиҗәләр бирә, мондый иҗади дуслык авыл кешеләрен шушындый матур концертлы кичәләр белән әле тагын шатландырыр, дип өметләнәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев