Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Яшьләребез тәртипле булсын

Ил җәмгыятен җитди борчуга салучы кискен проблемаларның берсе - наркомания. Бу мәсьәләдә Алат авыл китапханәсе, мәктәп, авыл мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты мәгърифәтчелек бурычын үтиләр. Китапханә - зарарлы га-дәтләрне кисәтү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы учреждениеләр системасының бер тармагы. Профилактик эштән тыш, без наркотик һәм агулы матдәләр куллануның нинди нәтиҗәләргә китерүе турында...

Ил җәмгыятен җитди борчуга салучы кискен проблемаларның берсе - наркомания. Бу мәсьәләдә Алат авыл китапханәсе, мәктәп, авыл мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты мәгърифәтчелек бурычын үтиләр.

Китапханә - зарарлы га-дәтләрне кисәтү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы учреждениеләр системасының бер тармагы. Профилактик эштән тыш, без наркотик һәм агулы матдәләр куллануның нинди нәтиҗәләргә китерүе турында халык, бигрәк тә яшьләр арасында аң-белем таратуны; наркотикларга каршы һәм сәламәт яшәү рәвешенең барлык юнәлешләре буенча тиешле әдәбиятны пропагандалауны; үсмер-ләргә үз тормышларының кадерен белергә өйрәтү-не максат итеп куябыз.

"Наркотикларсыз тормыш" республика акциясен тормышка ашыру барышында Алат авыл китапханәсендә ай дәвамында балаларны наркотикларга каршы юнәлтелгән "Наркотикларга - юк!" китап күргәзмәсе, "Упкын чигендә" стенды белән таныштырдык. Авыл җирлегенең барлык учрежде-ниеләрендә "Наркотиксыз тормыш", "Без сәламәт яшәү рәвеше яклы!", "Зарарлы гадәтләрдән котылыйк!" дигән әңгәмәләр, тренинглар, рәсем конкурслары уздырдык.

26 июньдә Алат мәктәбенең спорт мәйданчыгында "Мин тормыш һәм спортны сайлыйм" дигән акция узды. Шушы лозунг белән балалар һәм яшьләр арасында спорт уеннары оештырылды. Алат авыл җирлегендә "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы азагында яшьләр һәм балалар белән флеш-моб уздырылды.

Безнең балалар спортны яраталар һәм без моңа бик шат. Үз чиратыбызда аларны күбрәк китаплар укырга, иҗади яктан үсәргә, сәламәт, нык булырга чакырабыз. Уңышлар сезгә, балалар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев