Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

“Яшь йолдызчыклар” театр коллективы балаларны сәхнәгә гашыйк итә

Театр – балаларга якын булган сәнгатьнең бер төре. Шуның нәтиҗәсендә күп кенә актуаль проблемалар хәл ителә. Шундыйлардан: балада әхлакый тәрбия, эстетик зәвык үсеше, аралашу культурасы, ихтыяр көче тәрбияләү, хәтерне, күзаллауны, фантазияне, сөйләмне үстерү, ситуацияләрне уен аша чишү.

Шушы максатларны күз алдында тотып, быел театр елы да булганлыктан Ямаширмә авылы мәдәният йортының “Яшь йолдызчыклар” балалар театр коллективы рус язучысы С.Маршакның “Мәче йорты” әкиятен татарчага тәрҗемә итеп ай дәвамында өйрәнде, сәхнәләштерде. Балалар театр түгәрәгенә бик теләп, шатланып йөриләр. Ел саен коллективта яңа уйнаучылар өстәлеп тора. “Мәче йорты әкиятендә” берничә ел шушы коллективта үзләренең осталыкларын күрсәтеп өлгергән Яруллина Камилә, Мөхәмәдиева Лиана, Фаляхетдинова Рания, Исламов Айназлар белән бергә әле беренче тапкыр сәхнәгә аяк басучы балалар Сафин Раниль, Хәнәфиев Әмир, Нигъматуллина Зәмирә, Нәҗмиев Ильнур үзләренең матур чыгышлары белән тамашачы йөрәген яуладылар. Беренче сыйныфта укыган кызлар:Хәмидуллина Алинә, Шәвәлиева Ралинә, Садёнова Дарина, Мифтахова Рүзинә чебиләр, дуңгыз балалары һәм пожар күренеше чагылдырган биюләре белән әкиятне тагын да тулылындырып, матурлатып җибәрделәр.

Әкиятне өйрәнеп Коркачык авылы мәдәният йортында авыл балалары алдында чыгыш ясадык. Әкияттә барлыгы 14 бала катнаша, шуңа да аларны йөртү безнең өчен авыррак. Ә менә әкияттә уйнаучы балаларның әти – әниләре Коркачык авылы мәдәният йортына алып барырга безгә зур ярдәм иттеләр. Без аларга үзебезнең чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.

Реклама

Театр елының башы гына. Без коллектив белән бу әкиятне алга таба тамашачыга күрсәтергә уйлыйбыз. Быел балалар өчен үткәрелгән “Иделкәем” фестиваленә әкиятне видеога төшереп Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенә тапшырдык. Март ахырында Казан шәһәрендә фестивальдә катнашучыларның бүләкләү тантанасы булачак һәм балалар коллективы дипломант дипломы белән бүләкләнәчәкләр.

Алинә Гыймадиева, Фәридә Нәҗмиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X